Барлык яңалыклар

Кая карама - кан: маршрут автобусында бер ир пассажирга пычак кадаган (ВИДЕО)

Коточкыч хәлләр! 

Кая карама - кан:  маршрут автобусында бер ир пассажирга пычак кадаган
Кая карама - кан: маршрут автобусында бер ир пассажирга пычак кадаган

Уфада 110С маршрутлы автобуста бер ир икенче иргә пычак белән һөҗүм иткән. Шаһитлар сүзләренчә, 47 яшьлек ир яшь егеткә телефоннан кычкырып сөйләшкәне өчен кисәтү ясаган, ә ул, үз чиратында, пассажирның аягына пычак кадаган.  Бу хакта социаль челтәрләрдән билгеле булды. Вакыйга автобуста пассажирлар күп чакта теркәлгән. Ир-атлар кычкырыша башлагач, кешеләр, куркышларыннан, шунда ук автобустан төшеп калуны хуп күргән. Яраланган пассажир, автобустан чыккач, тукталыш эскәмиясенә утыра. Очраклы узгынчылар аңа беренче ярдәм күрсәтергә тырыша. Ахырда аны ашыгыч ярдәм дәваханәгә алып киткән.

Пычак кадаучыны үсмерләр велосипедларда куып тотмакчы булган, әмма ул качып өлгергән. Шулай да домофон камералары буенча вакыйгада гаепле адәм Төхвәт Янәби, 53 адресы буенча кереп качкан, дигән шик барлыкка килә. Пычак белән чәнечкән ир домофон камерасы алдында  телефон аша кемгәдер бу хәлнең сәбәбен сөйләп биргән. Имеш, бар да мыскыллаулардан  башланган.

“Ул мине болан дип атады. Мин моны аңлатуын сорадым, аннары пычак алдым да аягына кададым. Мин канга баттым, автобус та канга батты. Аңардан шулкадәр күп кан акты. Мин качтым. Әле мин Инорста”, – дигән ул телефоннан танышына һәм картасына акча күчерүен үтенгән.

Эчке эшләр министрлыгында бу вакыйгага аңлатма биргәннәр.

1нче санлы полиция бүлегенең дежур частена автобуста ике ир-ат арасында теркәлгән җәнҗал турында хәбәр килде. Ирләрнең берсе пычакка охшаган предмет кулланган һәм  оппонентын яралаган. 47 яшьлек яраланган ирне дәваханәгә алып киткәннәр. Конфликт шикләнелүченең кычкырып сүгенеп телефоннан сөйләшүе сәбәпле барлыкка килгән.  Аның шәхесе билгеләнде. Тоткарлау өстендә эш бара”, – диләр ведомствода.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: