Бүздәк районының дәүләт автоинпекциясе хезмәткәрләре 7 гыйнварда М-5 трассасында һәлак булган спортчы малайга машина саткан кешене тапканнар. Ул – Авыргазы районында яшәүче 19 яшьлек егет. Аны РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарттырганнар ("транспорт чарасы белән идарә итүне транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган (уку йөртүеннән тыш) яки мондый хокукыннан мәхрүм ителгән кешегә тапшыру"), аның санкциясе – 30 мең сум күләмендә һәм аннан да ким булмаган штраф.
“Әмма судья, студент егетнең акчасы юк, дип уйлапмы икән, бу сумманы 15 мең сумга кадәр киметергә карар кабул иткән. Шул ук вакытта машинаның элекке хуҗасының яхшы хокук сакчысы бар, ул бу штрафны бөтенләй нольгә калдырырга тели. ЮХХДИ хезмәткәрләре исә суд карарына шикаять бирмәкчеләр, чөнки административ хокук бозулар турындагы кодекста бу маддә буенча нәкъ 30 мең сум күләмдә штраф күрсәтелгән”, – дип сөйләгән “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына вакыйга белән таныш чыганак.
“ВАЗ-2109” машинасы хуҗасына һәлак булган үсмернең телефонындагы мессенджерда язышу аша чыкканнар. Анда егет белән спортчы малай очрашу һәм машина сату турында аралашканнар. Машина хуҗасына шулай ук һәлак булган спортчының дусты да күрсәткән.
Бу хакта без язып чыккан идек. 7 гыйнвар көнне 16 яше яңа тулган үсмер машина сатып алган һәм икенче көнне, трассада идарәне югалтып, каршы юл полосасына чыга һәм Renault Premium машинасына бәрелә. Пляж уеннары чемпионы белән бергә машинада аның дусты – 14 яшьлек малай – да булган. Малайларның икесен дә дәваханәгә озаталар, әмма спортчы реанимациядә якты дөнья белән хушлаша. Аның дусты исән кала, ул озак вакыт хастаханәдә ятып чыга.
Чыганак: bashinform.ru