Кичә, 9 гыйнвар кичендә, Бүздәк районында М-5 “Урал” автомобиль юлының 1356 километрында теркәлгән авариядә балигъ булмаган яшьтәге үсмер һәлак булган.
Төбәк автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Октябрьский шәһәрендә яшәүче 16 яшьлек малай “ВАЗ-2109” машинасында каршы килүче Renault Premium йөк автомобиле белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә 16 яшьлек водительне һәм аның 14 яшьлек пассажирын район дәваханәсенә алып киткәннәр. 42 яшьлек дальнобойщик – исән-сау. Бүген иртән “девятка” водителе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр.
Юл һәлакәте очрагы буенча БР Прокуратурасы тикшерү оештырган.
Соңрак ачыклануынча, “девятка” руле артында Воркаут буенча бөтенрусия пляж уеннарының абсолют чемпионы Сергей Б. булган. БР буенча ЮХХДИдә аңлатуларынча, 7 гыйнвар көнне спортчы үзе машина сатып алган, ә инде икенче көнне трассада идарәне югалтып, каршы юл полосасына чыккан.
Авариядә исән калган үсмернең башы һәм оча сөяге җәрәхәтләнгән.
БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында аның хәле турында түбәндәгеләрне сөйлиләр:
“Авыруның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Район үзәк дәваханәсе транспорты белән аны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәләр. Пациентны юлда табиб озата барачак”.
Яшь чак – юләр чак шул. Бер кеше дә руль артына утырганда “авариягә эләгермен” дип уйламыйдыр... Тик менә “права”сыз руль артына утырырга беркемнең дә хокукы юк икәнне онытмасыннар иде.
Чыганак: bashinform.ru /ufa1.ru