Җинаять һәм җәза
31 гыйнвар 2024, 05:33

Теге укытучыны сак астына алганнар

Педагоглар да шулай ялгышкач инде...

SHOT Телеграм-каналыSHOT Телеграм-каналы
Фото:SHOT Телеграм-каналы

Чабаксарда суд мәктәп бинасына ут төртеп яндырырга маташкан  46 яшьлек башлангыч сыйныфлар укытучысы Галины С. ике айга кулга алган. Суд залында педагог ахыргача Русия махсус хезмәтләре белән хезмәттәшлек итүенә ышануын сөйләгән.

Без бу хакта язган идек. Чабаксарда мәктәпкә ут төртергә маташкан укытучы турында дүшәмбе көнне билгеле булды. Телеграм-каналлар язуынча, хатын уку йортына килеп, ике кабинетка ут төрткән. Бина сакчысы моны күреп, полиция чакырткан.

Соңрак хатын телефон мошенниклары күрсәтмәләре буенча эш итүен сөйләп биргән. “Террористик акт” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас