Җинаять һәм җәза
29 гыйнвар 2024, 16:06

Укытучы үзе эшләгән мәктәпкә ут төрткән

Нәрсә дияргә дә белмәссең...

SHOT Телеграм-каналы.SHOT Телеграм-каналы.
Фото:SHOT Телеграм-каналы. 

Чабаксар шәһәрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы үзе эшләгән мәктәпкә ут төртеп яндырмакчы булган. Моннан алда ул ата-аналар чатына Украинаны хуплавын сөйләп, видео салган.
SHOT Телеграм-каналы хәбәре буенча, 46 яшьлек Галина С. кичә кич   очучы-космонавт Николаев исемендәге 10нчы санлы мәктәпкә килеп, 1 каттагы ике кабинетка ут төртеп маташкан. Бәхеткә, моны  мәктәп сакчысы  күргән дә тиз арада полиция чакырткан һәм ут капкан урыннарны сүндергән, нибары 1 кв.м. тирәсенә зыян килгән.

Соңрак вакыйганың нечкәлекләре билгеле булды. Баксаң, укытучыны Украина мошенниклары төп башына утырткан икән. Тәүдә алар хатынны күпләп кредитлар  алырга мәҗбүр иткән, соңыннан исә аларны каплар өчен 150 мең сум акча күчерергә вәгъдә иткәннәр. Акча күчерсеннәр өчен, педагог  башта кураторлар кушкан сүзләрне әйтеп, видео төшерергә,  аннары кабинетларга ут төртергә тиеш булган.

Галина С.ның башын үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган Украина кураторлары катырган. Мәктәп кабинетларына ут төртер алдыннан чатка салган видеоязмада укытучы аның “самурай юлы” 4 ай дәвам итүен сөйли. ФСБ хезмәткәрләре аңа сөйләвенчә, имеш, аның коллегалары һәм  ул укыткан балаларның ата-аналары Украина белән бәйле. Видео ахырында ул Украинаның чәчәк атуын тели.

SHOT мәгълүматы буенча, сорау алган вакытта укытучы үзенең кураторыннан расписка язып 150 мең сум акча алуын белдергән. Акчаларны ул 2024 елның 31 май аена  кадәр түләргә вәгъдә биргән. “Теракт” маддәсе  буенча җинаять эше кузгатылган.

Әйткәндәй, моңа кадәр укытучы талау өчен хөкем ителгән булган. Андыйларның педагог булып эшләргә хокукы бармы икән? Аннары чираттагы аптыраулы  сорау: бала-чага артык беркатлы дип була, ә менә олылар нишләп шулкадәр ышанучан соң?  

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас