

Брянскиның 5нче санлы гимназиясендә мылтыктан ут ачып, сыйныфташын үтереп һәм үзенә кул салган укучы кыз соңгы көннәрдә үзен сәер тоткан. Кызның мондый тәртибе хакында аның сыйныф җитәкчесе сөйләгән. Укытучы Алинаның (ут ачкан кызның исеме. - Авт.) алдагы көннәрдәге халәтен “ни тере ни үле” дип тасвирлый.
Шул ук вакытта укытучы Алина сыйныфташларының берсе белән дә конфликтка кермәде, ди.
Сыйныф җитәкчесе сүзләренчә, сигезенче сыйныфта укучы үсмер кыз һәрчак йомык булган, шулай да әйбәт укыган. Класста ул башлыча игезәк сыңары белән аралашкан, аңарда ниндидер агрессия сизүче-күрүче булмаган. Былтыр кыш ул сыйныфташы белән талашкан булган, ул вакытта ике якның да әти-әнисен гимназиягә чакыртып, мәсьәләне хәл иткәннәр.
Гимназиядә белем алучылар рәсми-эшлекле стильдә киенә. Алина да бу “дресс-код”ны үтәгән һәм башка сыйныфташ кызлар кебек үк ак блузка белән кара итәк киеп йөргән. Ә менә бүген, фаҗига көнендә, ул тулысынча карадан киенеп килгән. Бүген ул хәтта иртәнге аш та ашамаган, ди укытучы мәрхүмә кызның әнисе сөйләгәннәрдән.
Без бу хакта бүген язган идек.
Брянск гимназиясендә укучы кыз атыш ачкан
Чыганак: lenta.ru