Җинаять һәм җәза
7 декабрь 2023, 07:30

Брянск гимназиясендә укучы кыз атыш оештырган

Тагын кешеләр үлеме...

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Брянск шәһәрендә сигезенче сыйныфта укучы кыз атыш оештырган.  ТАСС хәбәр итүенчә, 5нче санлы гимназия укучысы уку йортына утлы корал алып кергән. Ул, дүртенче катта  биология дәресе барган кабинетка кереп, укучыларга ут ачкан.

Соңрак Телеграм-каналлар үсмер кыз дробовиктан аткан дип язып чыкты.  Атыш нәтиҗәсендә  дүрт кеше яраланган һәм ике кеше үлгән.

Ахырда ул үз-үзенә кул салган. Вакыйга урынына полиция килгән. 

Әй, Ходаем, көнгә чыксаң бер әйбәт хәбәр юк...
P.S. Соңгы хәбәрләрдән түбәндәгеләр билгеле:

 Әлеге вакытта табиблар 14 яшьлек укучы малай гомере өчен көрәшә. Кыз аның кулбашына һәм тезенә аткан. Үсмер күп кан югалткан, әле реанимациядә.

Атыш тавышлары ишеткән башка укучылар кабинетларда, киенеп-чишенү бүлмәләрендә, бәдрәфләрдә бикләнгән. Әле исә аларның барысын да өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Ут ачкан үсмер кыз  әтисенең “Бекас” мылтыгын гимназия территориясенә тубуска яшереп алып кергән булган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас