

Шушы көннәрдә Миякәдә коточкыч фаҗига теркәлүен язган идек. 22 яшьлек егет көнчеллектән элек дуслашып йөргән 16 яшьлек кызны һәм аның 20 яшьлек егетен пычак белән чәнчеп үтергән. Ул гына түгел, эз суытырга теләп качарга маташканда, юлда авария ясап, тагын бер кеше үлеменә сәбәпче булган.
Үтерелгән 16 яшьлек кызның ахирәте мәрхүмәнең егете белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, егет еш кына кызга кул күтәргән, алар еш талашкан, сүзгә килгәннәр. Фаҗигагә берничә көн кала егет кызның йөзенә суккан, укучы кыз моны әти-әнисеннән яшергән. Шул рәвешле алар ике ел йөргәннәр.
Мәрхүмәнең дус кызы шуны да ассызыклый: ахирәте белән һәлак булган егет аның дусты гына булган, алар гыйшык тотмаган. Кыз әйбәт гаиләдә тәрбияләнгән, яхшы укыган.
Чыганак: bashinform.ru