

Полиция хезмәткәрләре кичә кич Кыргыз-Миякә авылында кылынган ике үтерүнең сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү комитетының төбәктәге идарәсендә хәбәр итүләренчә, 22 яшьлек егет көнчеллектән элек дуслашып йөргән 16 яшьлек кызга һәм аның 20 яшьлек егетенә берничә тапкыр пычак белән суккан. Кызганычка каршы, егет тә, кыз да үлгән.
Җинаять кылган яшь ир әтисенең “семерка”сына утырып качмакчы булган. Эз суытырга теләп микән, ул үзенең “ВАЗ 2114” машинасына күчеп утырган һәм Уфага юлланган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, машинасына ориентировка килеп ирешкән егетне юлда ЮХХДИ хезмәткәрләре күрә. Полицейскийларны күргән яшь ир качмакчы була, әмма каршысына килүче “Лада Гранта” белән бәрелешә. Нәтиҗәдә “Гранта” водителе һәлак булган, авария ясаучы дәваханәгә озатылган. Үтерү һәм авария очраклары буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Тикшерү түбәндәгеләрне ачыклаган: шикләнелүче яшь ир күптән түгел йөргән кызы белән аерылышкан, әмма алар дусларча аралашуны дәвам иткән. Күп тә үтми кыз Суккул-Михайловка авылында яшәүче 20 яшьлек егет белән йөри башлый. Кызның элекке егете, моны белгәч, кулына пычак алып, әтисенең машинасында гашыйкларны күзәтә башлый. Туры килгән бер вакытны сайлап, ул аларны үтерә һәм качмакчы була.
Әле шикләнелүче ир авариядән соң дәваханәдә ята, хәле тотрыклангач, аның белән тикшерү эксперименты үткәреләчәк, аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Чыганак: bashinform.ru