Җинаять һәм җәза
14 гыйнвар 2023, 07:12

Кызларның йөзләрен зәгыйфьләгән косметологны ни көтә? (ВИДЕО)

Бу хәл Ишембай шәһәрендә теркәлгән. 

Видеодан скриншотВидеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

Республиканың Тикшерү комитеты Ишембайда клиент кызларның йөзләренә зыян салган матурлык салоны җитәкчесенә карата җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү версиясе буенча,  лазерлы шлифовкалау процедурасы вакытында салонга килгән клиенткаларның йөзләре пешкән. Моның сәбәбе – кулланучылар сәламәтлеге хәвесезлеге таләпләренә җавап бирмәүче аппарат куллану.

Бүгенге көндә  тикшерүчеләр каза күрүчеләр һәм шикләнелүче ханымнан сорау алалар, тентүләр үткәрелгән, җинаять  эше өчен мөһим булган предметлар һәм документлар тартып алынган, вакыйгага сәбәпче булган барлык шартлар тикшерелә”, – диләр төбәкнең Тикшерү комитетында.

Шушы көннәрдә  без Ишембайда яшәүче кызларның матурлык салоны корбаннары булуын язган идек. Каза күрүчеләр сүзләренчә, манипуляция ясаганда аларның бит тиресе бик авырткан, әмма шлифовкалаучы хатын процедураны туктатмаган, имеш. Нәтиҗәдә гүзәл затларның йөзләре пешкән, анда канлы җөйләр калган. Матурлык салоны хуҗасы элекке клиентлары белән аралашмый, вакыйгага карата фикерләрен әйтми.

Клиенткалар шикаятьләре буенча Тикшерү комитеты бу хәл белән кызыксынган, нәтиҗәдә матурлык салоны җитәкчесенә карата җинаять эше кузгатканнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас