Хәвеф-хәтәр
11 гыйнвар 2023, 07:55

Кызларның битләре янган

Каш ясыйм дип, күз чыгару шул буладыр инде...

Mash Batash, телеграмMash Batash, телеграм
Mash Batash, телеграм

Бүген матурлык салоннарына йөрү, күз-башны “ремонтлау” модага кереп китте. Әмма, ни кызганыч, кайчакта каш ясыйм дип, күз чыгаручылар да бар...

Ишембайда берничә ханым матурлык салоны корбанына әйләнгән. “Mash Batash” хәбәр итүенчә, лазер белән процедура үткәрү вакытында аларның битләренә зыян килгән.

Кызлар сөйләвенчә, бу процедура барышында аларның бит тиресе нык авырткан. Ләкин оста эшен туктатмаган. Нәтиҗәдә тән тиресендә янган эзләр һәм канлы җөйләр барлыкка килгән.

Әйтүләренчә, салон хуҗабикәсе клиентлары белән аралашудан кача, әлеге хәлләргә карата бер фикер дә әйтергә теләми.

Республика прокуратурасы бу вакыйганы тикшерәчәк, дип яза “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас