Улының мәктәптә атыш оештырып, сыйныфташларын юк итәм дип янаган видеосы чыккач, Чувашиянең Санлы үсеш министрлыгы башлыгы Кристина Майнина эштән киткән. Бу хакта төбәк губернаторы Олег Николаев үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.
Николаев Майнина бу карарны үзаллы кабул итүен ассызыклый. “Кристина Андреевна Чувашия хөкүмәте командасы репутациясен саклау һәм иң мөһиме – улына, гаиләсенә күбрәк игътибар бирү – максатларында бу юлны сайлады”, – дип язган Чувашия башлыгы.
Николаев Майнинаның вазифасыннан китүе – “республика хөкүмәте командасы өчен югары квалификацияле белгечне югалту”, дип ассызыклады.
Моңа кадәр Чувашиянең cанлы үсеш министры Кристина Майнина улының бернинди җинаять кылырга теләмәве турында хәбәр иткән иде. Аның фикеренчә, чи ит ашаган һәм сыйныфташларына янаган видеоны урнаштырып, үсмер үзенә игътибар җәлеп итәргә теләгән. Улым белән психолог эшли башлады инде, дигән элекке чиновник хатын.
Кичә түрә ханымның малае Роберт Майнинның шундый сәер видео төшерүе хакында язган идек.
Чыганак: lenta.ru