Чувашиянең санлы үсеш министры Кристина Майнинаның улы Роберт чи ит ашавын видеога төшергән һәм сыйныфташларына коралдан атам дип янаган. Бу хактагы видеоны Mash Телеграм-каналы бастырган. Видеода үсмер түшкәдән тешләп ит ашый. Моннан тыш ул үз канын эчеп каравы хакында да сөйләгән. Бу хакта аның социаль челтәрләрендәге скриншоты сөйли. Соңрак үсмернең сыйныфташлары Робертның 5 гимназиянең Телеграм-каналында янаулар белән берничә видеоролик урнаштыруын аңлатканнар. Егет 25 ноябрьдә укучыларга самосуд оештырачагын вәгъдә иткән. Моннан соң егет яшәгән фатирда тентү оештырганнар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аңардан свастика сурәтләнгән чынаяк, нацистлар символикасы төшкән аш-су приборлары һәм Э. Лимоновның "Будет ласковый вождь" китабын тартып алганнар. Шулай да министр малае яшәгән фатирда корал тапмаганнар.
Чыганак: lenta.ru