

Уфада улларын үтерүдә шикләнелүче Артем Мазовны эзләү әле дә дәвам итә.
Бөтен Башкортстанны шаккатырган коточкыч фаҗигагә инде 3 ел вакыт үтте. Моның турында без хәбәр иткән идек. Һәлак булган малайларның мәетен табып күмделәр, ләкин әтиләренең язмышы һаман билгесез. Эзләүләр дәвам итә микән, әллә инде, ир бүгенге көнгә кадәр табылмагач, җинаять эшен япканнармы?
Республиканың Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, 8 яшьлек Вячеслав һәм 5 яшьлек Илья Мазовларның һәлак булуы факты буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә, балаларны үтерүдә шикләнелүче әти кешене әле булса эзлиләр. Чөнки аның җәсәден тапмыйча (Артем Мазовның исән булуына беркем дә ышанмый, берәр күренер иде, диләр), ике сабыйны үтерү кебек җитди эш болай гына ябыла алмый.
- Әйе, эзләү дәвам итә. Һәр елны яз һәм җәй айларында водолазлар елгаларны даими тикшереп торалар, ләкин таба алмыйлар. Яз җиткәч, эзләү эшен дәвам итәчәкбез, - дигәннәр тикшерүчеләр.
Исегезгә төшерәбез, бу хәл 2019 елның 26 октябрендә була. Уфалы Артем Мазов, хатыны белән ачуланышкач, балаларын киендереп, урамга чыгып китәләр һәм әйләнеп кайтмыйлар. Малайларның берсен 2020 елның 19 июнендә, башкаланың Калинин районындагы Караидел елгасында, икенчесе 20 июньдә Дим районында табылуы билгеле булды.