Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
31 октябрь 2019, 11:47

Югалган Артем Мазов хакында дуслары: “Без шок хәлендә, ул бик җаваплы кеше иде...”

Артем Мазов 26 октябрьдә ике улын ияртеп өеннән чыгып китә дә кире әйләнеп кайтмый.

Уфада бишенче көн рәттән 8 һәм 5 яшьлек малайлары белән югалган 37 яшьлек Артем Мазовны эзлиләр. 26 октябрь көнне алар тышка йөреп керергә дип чыгып киткән җирләреннән кире әйләнеп кайтмый.

Гаилә Калинин районында яши, шундагы бакча ширкәтләренең берсендә Артемның машинасын табалар. Әмма анда гаилә башлыгы да, аның уллары да булмый. Водолазлар якындагы сулык төбен иңен-буена айкап чыгалар, бу да нәтиҗә дә бирми.



Коткаручылар һәм тикшерүчеләргә берничә оешмадан ирекмәннәр ярдәм итә. Волонтерлар оператив штаб эшен туктатканнар, әмма эзләүләрне дәвам итәләр.


Бүген иртән оештыручылар чираттагы җыелыш хакында игълан иттеләр, тик бу юлы Черниковка белән Инорс бистәсендә түгел, ә Киров районында. Ярдәм итәргә теләүчеләрне бүген сәгать 11.00дә урман массивы яклап урнашкан “Президент отель” тукталышында көтәләр.


Кичә, 30 октябрьдә, Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин эзләүләрдә ярдәм итәр өчен Уфага Мәскәүдән криминалистлар җибәрергә йөкләмә бирде.


Эльмира Мазова ире турында төрле сүзләр сөйләсә дә, Артем Мазовның дуслары аның хакта бөтенләй башка фикердә.


“Горобзор” язуынча, гаиләнең якыннары бу вакыйганың сәбәпләрен аңламый. Алар Артемның психикасында тайпылышлар бар дигән сүзләр белән килешми. Аның әйбәт кеше һәм ата булуы турында сөйлиләр.


“Бу хакта сөйләве бер дә җиңел түгел, әмма аңарда тайпылышлар күргәнем юк иде. Ул бик тыныч, җаваплы, балалары дип өзелеп торган кеше”, - ди Татьяна Ф.


Югалган Мазовның якыннары сүзләре буенча, ул беркайчан да гаиләсен ташлап өеннән китә торган булмаган. Мазов өчен бу бөтенләй хас түгел дигән фикердә.

Читайте нас: