Җинаять һәм җәза
31 октябрь 2022, 09:10

Депутат машинасы астына эләккән малай кара канга батып кайтып кергән

Бер генә теләк - түрә үз җәзасын алсын иде...

ngs.rungs.ru
Фото:ngs.ru

Новосибирск өлкәсендә депутат Сергей Мамонтовның  зур тизлектә внедорожникта 6 яшьлек малай өстенә барып менүен язган идек. Имгәнгән малайның әнисе бу вакыйганың нечкәлекләрен ачып салган.

Хатын сүзләренчә, вакыйгага берничә минут кала аның улы өйдән качкан песи артыннан чыккан. Кире әйләнеп кергәндә малай канга баткан булган. Фатирга кадәр барып җитәргә аңа күршеләр булышкан. “Мин башта Богданны (тапталган малай) егылган дип уйладым, чөнки ихата урыны-урыны белән тайгак. Ә улым ак машинага бәрелүен әйтте. Күршеләр исә  балага район депутаты машинасы барып менде, диләр”, – дип сөйли ана кеше.

Хатын улын диванга сузып сала һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Дәваханәдә  аның башы җитди җәрәхәтләнүен ачыклыйлар. Шулай ук Богданның әнисе улының ни сәбәпледер эче авыртуын өсти. Табиблар аны реанимациягә күчергән.

Әйткәндәй, Сергей Мамонтовның малай өстенә барып менүенә аларның күршесе шаһит булган. “Күрешебез депутатка ашыгыч ярдәм чакырт дип кычкырган, әмма  ул машинасына утырып киткән. Ә икенче күршеләр  депутатны күзәтү камераларыннан  танып алганчы Мамонтов гараждан чыкмыйча утырды, диделәр”, – дип китергән “КП” имгәнгән малайның әнисе сүзләрен. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас