

Кичә Новосибирскиның Татарск шәһәрендә водитель күп катлы йорт ихатасында 6 яшьлек баланы бәрдергән һәм авария урыныннан качкан. Күзәтү видеокамералары зур тизлектә внедорожникның ихатага борылып бала өстенә менүен терки. Шулчак водитель машинадан чыга, имгәнгән малайга таба иелә... әмма ярдәм итми. Машинасына утырып китә.
Җирле халык водительдә Татарск районы депутатлары советы әгъзасы Сергей Мамонтовны танып ала. Баланы баш сөяге җәрәхәте һәм бот сөяге сынып район үзәк дәваханәсенең реанимациясенә салганнар.
Аның хәле авыр, дип белдерә Новосибирск өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Константин Хальзов.
“Малай әле район үзәк дәваханәсенең реанимациясендә, аңа барлык тиешле ярдәм күрсәтелә. Табибларга шулай ук Өлкә клиник хастаханәсенең консультация үзәге дә ярдәм күрсәтә”, – ди министр.
Вакыйгадан соң Татарск муниципаль районы башлыгы Юрий Вязов имгәнгән балага ярдәм күрсәтүне шәхси контрольгә алачагын белдерде.
Тик менә депутатны кулга алганнармы-юкмы, ул үз гамәлләрен ничек аңлата – бу хакта әлегә язучы юк...
Чыганак: lenta.ru