

Башкортстан халкын кичә Мәләвездәге чүп эшкәртү комплексында яңа туган сабый мәете табылу хакындагы хәбәр шок хәлендә калдырды. Моңа кадәр тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре баланың анасын ачыклаганнар дип хәбәр иткән идек. Әле аның белән тикшерү эшләре алып баралар.
“Башинформ” агентлыгы вакыйганың нечкәлекләрен ачыклаган. Агентлыкның үз чыганагы хәбәр итүенчә, 26 яшьлек ялгыз ана чираттагы йөклелеген яшергән. Дөрес булса, хатын баласын эш урынында бинада беркем дә булмаганда тапкан. Хәтта монда да ул бала табуын яшергән (!). Ахырда малаен үле туды дип сөйләгән. Әмма бары тик суд-медицина экспертизасы сабыйның үлеменең төгәл сәбәбен ачыклый алачак.
“Үтерүдә шикләнелгән хатын баласын полиэтилен пакетка сала һәм үзе эшләгән кошчылык фермасының чүп контейнерына ыргыта. Күп тә үтми чүп ташучы машина контейнерлардагы чүпне төяп алып китә. Арытаба чүп эшкәртү комплексында нәни малай мәете табыла”, – ди агентлыкның әңгәмәдәше.
Менә шундый хәбәрләрне укып хәйран каласың. Кемнәрдер бала табу йортларында тәүлеккә кадәр тулгак газаплары кичереп, табиблар һәм акушеркалар ярдәмендә чак-чак бала таба. Өзлегә. Ә монда “ыһ!” та итмичә аягүрә дигәндәй тапкан. Тапкач та бер кыенлык кичермәгән, күрәсең. Сабые көтеп алынган булмагач, аңардан котылу чарасын тапкан. Моны эшләргә дә салкын акылы җиткән...
Чыганак: bashinform.ru