+21 °С
Болытлы


Мәләвез шәһәренең чүп эшкәртү комплексында эшчеләр яңа туган бала гәүдәсе тапканнар. Хәзер бу факт буенча тикшерү эшләре башлаган, дип хәбәр итә БР буенча Тикшерү комитеты.
Сабыйның үлү сәбәпләрен ачыклау максаты белән суд-медицина экспертизасы үткәрелгән. Тикшерүчеләр, полиция хезмәткәрләре баланың әнисен эзләп тапканнар. Аның белән тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр ителә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.