Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
16 ноябрь 2023, 13:56

Ноябрь җиңүчесе билгеле

“Юлдаш” радиосы “Өмет” гәзите һәм “Хәзинә Тур” оешмасы белән берлектә “Туган төбәгем” бәйгесен оештыра. 

https://vk.com
https://vk.com

“Юлдаш” радиосы “Хәзинә Тур” оешмасы һәм “Өмет” гәзите белән берлектә, республикада игълан ителгән “Атайсалга изге эшләр” елын йомгаклап, “Туган төбәгем” бәйгесен оештыра дип хәбәр иткән идек.

Бәйгечеләрнең туган яклары турында язган матур эчтәлекле, хисләргә бай язмалары "Юлдаш" радиосында яңгырады. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ноябрь җиңүчесе исеменә Шаран районы Ямадыбаш авылыннан Дания Шәрифуллина лаек булды. Шул уңайдан аның язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

“Кеше кайда гына яшәмәсен, кайда гына йөрмәсен, ул һәрчак туган авылына тартыла. Мине дә гомерем буе шушы халәт озата бара. Туган авылкаем, кендек каным тамган газизләрдән-газиз төягем – Бүздәк районының Көязебаш авылы. Ярымай шикелле, авылымны уратып алган калын урманнары, мәңге суы кипмәстәй булып челтерәп аккан чишмәләре! Авыл халкы, тәмле дип, бигрәк тә җәй көннәрендә эчәр өчен суны күбрәк чишмәдән ала торган иде. Картинәемнең: “И, чишмә суына җитәме соң?!” – дия-дия суга барулары әле дә күз алдымда. Картинәй иңенә көянтә-чиләген аскан, мин тәтелди-тәтелди яныннан йөгерәм. Ул су тутырган арада, кайткач уйнар өчен, күгәрчен ташлары җыям. Шома, күксел төстәге ташларны безнең якта шулай  атыйлар.

  Авылның түбән очында, ярдан аскарак төшкәч, тагын бер чишмә ага. Анысы – Шифалы чишмә. Ул чишмәдән су алырга ераклардан киләләр, исеменнән үк аңлашылып тора – суы файдалы. Картинәем Фәриха (әнкәйнең әнисе) – минем өчен иң кадерле кешеләрнең берсе. Шифалы буйларында кечкенә генә бидон тотып каен җиләген җыйган чаклар кылт итеп искә килеп төшә дә, сагынуымны баса алмый, елап жибәрәм...

Җәйләрен авылымның ямьле, кәккүк тавышлы урманнарын сагынсам, кышларын картинәем белән урамнан, чыгырлы коедан су алып кайткан чакларны юксынам. Кое чылбырының үзенә генә хас, моңлы итеп көйләгәндәй, бидрәне алып төшеп китүе, аннан су тулып кире менүе... Һәр нәрсәне картинәй итәгенә тагылып йөреп, күреп үскән кызчык өчен болар барысы да әкияттәгедәй тоела. Ул вакытта авылда ике кое бар иде. Берсе безгә якын гына яшәгән Сәлимәттәйләрнең капка төбендәрәк булса, икенчесе түбән оч Фәүзир абыйлар янында. Кыш көннәрендә кое тирәсе бозланып ката, минем шикелле картинәсенә яисә әнисенә ияреп суга килгән бала-чага шуып хәлдән тая. Өлкәннәр исә бездән күз яздырмый гына әңгәмә кора, тик озакка түгел, тизрәк суны алып кайтып җиткерергә кирәк. Безне дә ай-вайга куймый алып кайтып китәләр. Күңелле чаклар!

Көязебашта башлангыч сыйныфларны Йосыф абый Хәлиуллин укытты. Өченче сыйныфтан соң Урзайбаш авылына йөреп укый балалар. Авыл аралары җиде чакрым. Әле ярый туры юл бар. Ике арадагы шул юлдан барганда ике чокыр үтәсе. Беренчесе – Баланлы чокыры, икенчесе – тирәнрәк, Иштәк чокыры. Ни өчен андый исемнәр бирелгәндер – минем сабый акылым хәтерләми инде аларны. Әмма шунысы истә калган: язгы ташкыннарда Иштәк чокыры тула да, укучылар Урзайбаш мәктәбенә барган җирдән кире борылып кайталар. Ташу суы куркыныч була торган иде без үскәндә. Картинәй һәм башка өлкәннәр йомыш белән Бүздәккә барасы булса, ташу үткәнен көтәләр.

 Мин күңелем белән Көязебаш урманнарын иңлим. Картинәй каршы якта гына торган Мәрфугаттәй белән урманга җиләккә йөри, диләнкедә печән чаба. Картинәйнең мине ияртеп, бәләкәй арба тартып, шул печәнне алырга барулары үзе бер күңелле манзара. Урман кул сузымында гына, безнең өйгә терәлеп тора диярлек. Теге якка карасаң да – урман, бу якка карасаң да – урман. Шуңадырмы, Габдулла Тукайның “Шүрәле”се нәкъ безнең урманда яши төсле тоела иде. Картинәйдән бер адымга да читкә китмичә йөрергә тырышам. Янәсе, урман хужасы килеп чыгар да: “Әйдә, кызый, кети-кети уйныйбыз...” – дип әйтер төсле. И, сабый чакның әкиятләргә ышануы!

Уйларым белән шул сабый чакларыма кайтам да, күзләремә яшьләр тула. Картинәемнең итәгенә тагылып, я булмаса, җитәкләшеп узасы иде шул сукмаклардан! Эчәсе иде Шифалы чишмәсенең бер йотым гына суын!..

  Авылым яши, берничә йортның тәрәзәләрендә утлар сүнмәгән әле. Яшә, Көязебашым! Безнең дә сиңа кайтыр юллар өзелмәсен. Бу төбәк картинәемнең изге рухын саклый. Туган нигезебездә яшәгәннәрнең бар серен сыйдырган карт тупыл көтә мине анда. Кайткан саен кочагыма алып, күзләрем сөеп багар шушы тупыл – миңа иң кадерле бер истәлек!"

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: