Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
28 август 2023, 12:26

Яңа бәйгедән читтә калмагыз!

"Юлдаш" радиосы "Өмет" гәзите һәм "Хәзинә Тур" оешмасы белән берлектә бәйге үткәрә. Шартлары бик гади. 

foto-ram.ru
foto-ram.ru

“Юлдаш” радиосы “Хәзинә Тур” оешмасы һәм “Өмет” гәзите белән берлектә, республикада игълан ителгән “Атайсалга изге эшләр” елын йомгаклап, “Туган төбәгем” бәйгесен оештыра.

Сентябрьдән ноябрьгә кадәр тыңлаучылар арасында барган бәйгедә һәркем үзе яшәгән төбәген, истәлекле урыннарын сурәтләп, инша рәвешендә иҗат ителгән хикәяләрне инглиз хәрефләре белән [email protected] электрон адресына яки почта аша Уфа шәһәре, Гафури урамы, 9/1, Юлдаш радиосы, “Туган төбәгем” конкурсына дип жибәрә ала.

Иншаның озынлыгы А4 форматындагы ике биттән артмаска тиеш. Жюри тарафыннан сайлап алынган эшләр “Юлдаш” радиосы дулкыннарында, “Өмет” гәзите битләрендә һәм сайтында урын алачак.

Тапшыру һәр айның өченче дүшәмбесендә 15.15 сәгатьтә эфирга чыга. Жиңүчене тыңлаучылар билгели. “Хәзинә Тур” әзерләгән бүләкләр дә булачак.

Иншалар татар һәм башкорт телендә кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗә ноябрь азагында ясала.

Зур проекттан читтә калмагыз!

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: