Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
23 октябрь 2023, 12:07

Октябрь җиңүчесе билгеле

“Юлдаш” радиосы “Өмет” гәзите һәм “Хәзинә Тур” оешмасы белән берлектә “Туган төбәгем” бәйгесен оештыра. 

catalog-photo.ru
catalog-photo.ru

“Юлдаш” радиосы “Хәзинә Тур” оешмасы һәм “Өмет” гәзите белән берлектә, республикада игълан ителгән “Атайсалга изге эшләр” елын йомгаклап, “Туган төбәгем” бәйгесен оештыра дип хәбәр иткән идек.

Октябрь аенда бәйгедә 3 кеше катнашты. Алар – Чакмагыш районыннан Ризида Каюмова, Краснокама районыннан Гөлзөһрә Талипова, Дәүләкән районыннан Сәрия Үзбәкова.

Бәйгечеләрнең туган яклары турында язган матур эчтәлекле, хисләргә бай язмалары "Юлдаш" радиосында яңгырады. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча октябрь җиңүчесе исеменә Ризида Каюмова лаек булды. Шул уңайдан аның язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

“Мин Чакмагыш районы Каразирек авылында туып үстем. Һәр кеше өчен туган ягы иң кадерле һәм иң якыны. Анда кояш та ягымлырак елмая, күкләр дә зәңгәррәк кебек.

Тәүге тапкыр аяк баскан туган җиремне, пар канатлар астында үткән алтын балачак елларын  әле дә сагынып искә алам. Туган авылымда үткән яланаяклы балачак, аулак өйле, гармунлы гүзәл яшьлек еллары яшел бишек булып күңелдә тибрәлә. Мичтә пешкән чүлмәк ашы, мич төбенә салынган чүпрәле арыш икмәге тәмнәрен, хуш исләрен онытып буламы соң? Көлчә, коймак пешергәндә әнкәйнең алсуланган бит очлары, кич утырырга кергән күрше апаларның әткәйнең гармун көйләренә кушылып җырлаган җырларын сагынып искә алам. Кунаклар килгәндә дә әткәйнең кулында гармун булды. Өйдә, чаршау корылган сәкене сәхнә итеп, кунакларга бии, җырлый, шигырьләр сөйли идек. Ул вакытлар күңел дәфтәрендә якты истәлек булып калган.

Мин ике нәнәй белән үстем. Аларның мәкаль-әйтемнәре, сөйләгән әкиятләре күңел сандыгында урын алды. Халкымның күңел җәүһәрләрен шул чакта тирән аңлавым белән бәхетлемен. Хәтфә чирәмгә ятып, зәңгәр күкләргә карап хыялланган, киләчәккә якты уйлар корган, пар канатлар астында үскән бәхетле, алтын балачагым зәңгәр томаннар артында калды...

  Митрә-Әюп – минем килен булып төшкән авылым. Ул мине җылы кабул итте. Монда гомеремнең 45 елдан артык вакыты узган. Биек таулар кочагына урнашкан авыл яныннан, тасма кебек сузылып, иркәләнеп кенә “Базы” елгасы ага. Ярларында яшел ефәк күлмәк кигән бөдрә таллар үсә. Һәр елны анда пар аккошлар килеп оя кора. Элек елга буенда торф чыгарганнар, су тегермәне дә булган.

Авылыбыз – җир күкрәгеннән ургып чыккан чишмәләр иле. Якында гына ,”Очыпкул”, “Хәсән”, “Рәшит”, “Калмаш”, “Чиләкле кое” чишмәләре челтерәп ага. Авылыбызга якын гына “Чарлак күле”, “Балык буа”сы бар. Мин саф сулы чишмәләрнең челтерәвен тыңларга яратам. Алардан агылган илаһи моң күңелнең нечкә кылларын чиртеп инешләргә, дәрьяларга кушылырга ашыга. Туган ягымның искиткеч гүзәл табигате илһам канатларымны ныгыта, яшәүгә көч бирә.

Кендек каны тамган туган җир, туган як – иң кадерле байлык. Ата-бабаларыбыз без бәхетле, аяз күк астында яшәсен өчен туган ил, туган җир өчен көрәшкән, гомерләрен биргән.

Җаваплыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы районда иң зурлардан санала. Анда төрле милләт кешеләре йодырыктай берләшеп, җиң сызганып эшли, бертугандай дус булып, мул тормышта яши. Оешманы Соколов Вадим Васильевич җитәкли. Уңган җитәкче, бәхетен туган җирдән тапкан җир улы, бөек шәхеснең даны, эш алымнары республикада гына түгел, тирә-якка билгеле. Авылым алдынгы карашлы, бөек кешеләр белән дан тота. Үз эшенең остасы, агроном Мостафин Рәшит Мөбәрәк улы районда гына түгел, республикада беренчеләрдән булып фермер хуҗалыгы оештырды. Русиянең атказанган табибы, профессор, медицина фәннәре докторы, Уфа шәһәренең шәрифле кешесе, бөтен гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган Бадыков Рәшит Газиз улының исеме дә күпләргә таныш.

Мин җәй көне тук башаклы иген басулары яныннан үтәргә яратам. Аларның талгын искән җилдә шыбырдашканын тыңлыйм. Туган җиремнең сулышын ишетәм...

Җырчы чишмәләрнең саф суларын эчеп, кошларның моңлы җырларын тыңлап үскәнгә, мәхәббәтемне, яраткан эшемне туган  ягымда тапканым белән бәхетле мин. Оҗмахка тиң туган төягем елдан-ел үсә, чәчәк ата, киң адымнар белән алга атлый. Илләребез генә тыныч булсын!”

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: