Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
26 сентябрь 2023, 10:44

Сентябрь җиңүчесе билгеле!

“Юлдаш” радиосы “Өмет” гәзите һәм “Хәзинә Тур” оешмасы белән берлектә “Туган төбәгем” бәйгесен оештыра. 

kartinkin.net
kartinkin.net

“Юлдаш” радиосы “Хәзинә Тур” оешмасы һәм “Өмет” гәзите белән берлектә, республикада игълан ителгән “Атайсалга изге эшләр” елын йомгаклап, “Туган төбәгем” бәйгесен оештыра дип хәбәр иткән идек.

Сентярь аенда бәйгедә 3 кеше катнашты. Алар – Бөре районыннан Гөлзифа Сабитова, Тәтешле районыннан Ралиф Рәхимов, Чакмагыш районыннан Фәйрүзә Саяпова. Бәйгечеләрнең туган яклары турында язган матур эчтәлекле, хисләргә бай язмаларын Башкортстанның халык артисты, “Нур” Уфа дәүләт татар театры актрисасы Рәсимә Гайфуллина укыды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сентябрь җиңүчесе исеменә Фәйрүзә Саяпова лаек булды. Шул уңайдан аның язмасын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

“Нинди матур, нинди гүзәл минем  туган җирем, туган авылым! Яңа Почкак!.. Бәләкәй генә, җыйнак кына бу авылны берәр бөек рәссам күрсә, һичшиксез, табигатенә сокланып, хисләрен тыялмыйча, кабатланмас буяулары белән күргәзмәләргә генә куярлык сүрәтләр төшергән булыр иде. Ә мин шушы авылның болыннарында күбәләкләр белән куышлы уйнап, урман-кырларында яңа гына өлгергән җиләк-җимешләрен өзеп-авыз итеп, түбән очның буасында су коенып, хозурлыкта үскән балаларының берсе булам. Авылымның үзенә генә хас күркәм урыннары бик күп. Алар арасыннан берсен генә булса да сезгә тасвирлыйсым килә.

 Яшел чирәмле киң урамны үтеп, түбән очка килсәк, авыл башыннан ук, техника белән үтеп йөрердәй генә юл калдырылып, артык зур да, бик бәләкәй дә булмаган буа башлана. Аның сөзәк урыныннан әзерәк аскарак төшсәң, яр читендә инде шактый юанаерга өлгергән, сабыр өлкәннәргә охшап калган таллар каршы ала. Араларына кереп басасың да, сихри гүзәллеккә карап таң каласың. Әкрен генә искән җылы җилләр тибрәткән дулкыннар өстендә рәхәтләнеп казлар йөзеп йөри. Бер карасаң, алар канатлары белән су өстенә кага-кага, дәррәү генә уйнап ала,  бер карасаң, тынычланып, үзләре генә аңлаган телдә гәп коралар. Суга чумып, тәмле ризыклар табып сыйланалар. Ә буаның икенче ягында бер читтәрәк челән кошы мәш килә. Аның үзенең дөньясы, үзенең мәшәкатьләре. 

 Яз көнендә буабызга ямь өстәп йөзеп йөргән аккошлар җәен бераз югалып торалар да, көзгә табан балаларын ияртеп, тагын килеп чыгалар. Буа буена килгән һәркем сокланып аларны күзәтә, бу мизгелне мәңгеләштерергә теләп, фотога төшерә. Түбән оч буасы дип аталган бу буабызның каршы як ярыннан ук Бурлы тавы башлана. Бу тауга менәр өчен буаны урап, урман арасындагы сукмактан килергә кирәк. Ә инде тауның иң биек ноктасына бассаң, күз алдында искиткеч гүзәл, искиткеч сихри, һич кайда да тиңе булмаган, матурлыкка чорналган манзара башлана! Аста – әкрен генә искән җилгә дә чайкалып торган дулкыннары белән буа күренеп тора. Яр буенда үзләренә күрә бер дөнья булып, малайлар балык кармаклый. Ә күз карашларыңны әз генә өскәрәк күтәрсәң, кул сузымы гына җирдә авылкаебыз утыра. Әйе, менә шул авылны уч төбенә генә утыртып, кочакка алып, һәрбер йортның түбәсеннән, авылдашларымны яраткан сыман, сыйпап, иркәләп чыгасы килә. Иске кибет урынында үсеп утырган каеннарда, яңа диеп саналса да, инде күптән ябылганы түбәсендә ниндидер могҗиза белән үсеп утырган тал, усак, каен агачларында җылымны калдырып, бармак очларым белән генә кагылып үтәсем килә.

Ә Бурлы тауның үзенә әйләнеп килгәндә, монда җиләге, чиясе, сары, көрән мәтрүшкәсе, исле үләне – барсы да бар. Арттарак – нарат урманы, аның кырында гына катнаш урман башлана.

 Кышын Бурлы таудан тау шуу да – бик күп замандашларымның күңел сандыгында кыйммәтле төенчек булып, кадерләп  сакланадыр. Шулай булмый, ничек күңелле иде бит авылның бөтен бала-чагалары җыелып, бергә уйнаулар. Иң кызыгы шул булгандыр: ат чанасында тау шуу. Берничә малай чананы тауга өстерәп мендерүгә, алар бик зур эш эшләгән кыяфәт чыгарып торган арада, барыбыз да чанага төяләбез. Һәм син бөтен сулыш-тыннарыңны кысып, каршыга очкан кар-бураннарны кочакка алып, юеш бияләйләр белән бит-йөзеңне каплап, аска очасың. Менә кайда ул бәхет! Менә кайда ул рәхәтлек!

 Мондагы матур мизгелләрен сагынып, чит якларда  яшәүчеләр дә авылга кайткан саен тауга менеп хәтирәләрен яңарталар, үзләренә көч алып иркен һавасын сулыйлар.

  Бурлы тау. Ул безнең ата-бабаларыбыздан, әти-әниләребездән калган изге мирасыбыз!  Исеменнән үк аңлашылып тора, бу таудан мич, абзар-кураларны бурлау һәм башка кирәк-яраклар өчен бур чыгарганнар. Әле минем дә исемдә: аны утта яндырып, киледә төеп, иләп, мич агартканнар.  Бурлы тау ул – уйнап-тәгәрәп, матурлыкны үз күзләребез белән күреп үскән төягебез.  Күңелгә бары тик изгелек орлыклары гына салган, авылдашлар белән татулыкта, бердәмлектә яшәргә өндәгән, туган илебезне сөяргә, кешеләрен яратырга өйрәткән безнең бәләкәй генә Ватаныбыз.

Ә туып-үскән Ватаныңны, илеңне  яратмау мөмкин түгел!”

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: