Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
15 ноябрь , 15:28

Көненә күпме су эчәргә кирәк?

Бу сорауга Уфа табибы җавап биргән.

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Матдәләр алмашын нормада тоту өчен көн саен кимендә ике литр су эчәргә кирәк дигән фикер бар. Бу бар кешегә дә туры киләме? Әлеге сорауга Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге директоры Алиса Мамаева җавап биргән дип яза “Электрогазета”.

Табиб су күләме буенча бердәм норма юк, барысы да индивидуаль, дип саный. Сыеклыкка ихтыяҗ кешенең башкарган эшенә, аның активлыгына һәм башка күрсәткечләргә бәйле. Мәсәлән, завод яки икмәк пешерү цехында эшләүченең су эчү режимы офис хезмәткәренекеннән аерылачак. Организмга су җитәме, аны күбрәк яки азрак эчәргә кирәкме икәнен аңлау өчен диспансеризация узу, анализлар тапшыру мөһим, дип аңлата белгеч.

– Табиблар канның оешучанлык күрсәткечләрен бәяләячәк, аның куеруын, сидек концентрациясен билгеләячәк. Шул вакытта кешенең сыеклыкны җитәрлек эчәме-юкмы икәнлеге аңлашылачак, – ди Алиса Мамаева. 

Хроник авырулар булу да эчү режимына йогынты ясый. Йөрәк яки бөер чирләре булганда суны артык күп куллану хәвефле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Ел фасылына килгәндә, кыш көне дә суны җитәрлек эчәргә кирәк.

– Җылыту сезонында биналарда һава коры була. Шуңа, һичшиксез, су эчәргә кирәк. Моннан тыш, һаваны дымландыру зарур. Һава коры булганда тән тиресендәге суның парга әйләнүе көчәя, тире кибә башлый. Иртән ач карынга су эчү – яхшы гадәт, бүлмә температурасындагы суны берничә йотым гына ясарга да мөмкин, – ди табиб.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: