Бүгенге заманда аш-су бүлмәсен нәрсәсез күз алдына да китереп булмый? Нәрсә кухняның квадрат метры ничә булуга карамастан, елдан-ел зурая бара? Әлбәттә, суыткыч! Һәм бүген, ягъни 15 ноябрьдә, бик тә кирәкле көн – суыткычны тазарту көне!
Кадерле җиһазны сатып алып кайтып утыртып куюга ук юарга кирәклеген сез беләсезме? Әйе-әйе, чөнки кибеттә торган вакытта ул һавадагы бактерияләрне үзенә сеңдерә. Кешеләр дә юылмаган куллары белән аны тоткалап, ишекләрен йөз кат ачып карыйлар. Шуңа күрә аны сабынлы су, сода эремәсе ясап, губканың йомшак ягы белән юарга кирәк. Аннары суыткыч һәм туңдыргыч бүлекләрен яхшылап корыткач, кабызырга да була.
Озак вакыт хезмәт иткән суыткычны да яхшылап тазарту өчен электр тогыннан өзеп тору кирәк. Бөтен тартмаларын бушатыгыз, алырлык әйберләрен алып бетерегез.
*Суыткычның тышын кер сабыны, яки сода эремәсе белән чистартырга мөмкин.
*Ә менә пычрак кына түгел, андагы бар ризыкның исе кушылган, нидер тамган, нидер түгелгән суыткычның эче бактерияләр чыганагы дисәк тә була. Аны аеруча зур диккатъ белән тазартырга кирәк.
*Истән котылу өчен берничә лимон турагыз, кисәкләре белән пычранган урыннарны сөртеп, бер сәгатькә калдырыгыз. Аннары сулы губка белән суыткыч эчен сөртеп алыгыз.
*Суыткычны водород перекисе белән чистартып та була. Перекиська чылатылган губка белән пычрак урыннарны ышкыгыз. Начар иснең юкка чыгуын да сизәрсез.
*Аш-су бүлмәсендәге иң зур ярдәмче -сода да ярдәмгә килер. Беренчедән, ул пычрак урыннарны яхшы чистарта, икенчедән, исне бетерә.
* Аш серкәсе куллану да отышлы. 1:1 серкә белән су кушылган сыекча белән суыткычны эчтән дә, тыштан да яхшылап сөртеп алыгыз.
Иң яхшысы – суыткычның пычранганын көтмичә, кухняны җыештырган вакытта, аны даими сөртеп, эчендәге бозылган ризыкны вакытында ташлау. Юганда исә кулыгызга перчаткалар кияргә онытмагыз. Суыткычны сүндереп торыгыз, туңдыргычтагы бозны тулысынча эретегез.