Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
14 октябрь , 12:05

Йомырканы дөрес саклыйсызмы?

Һәр нәрсәнең үз җае бар шул...

Йомырканы дөрес саклыйсызмы?
Йомырканы дөрес саклыйсызмы?

Йомырканы саклау, аны дөрес пешерү һәм ашауга бәйле берничә киңәш :

  1. Йомыркаларны юылмаган килеш саклыйлар. Әмма куллану алдыннан аларны сабынлап җылы, агып торган су астында юарга кирәк.
  2. Йомыркага кагылсаң да кулларны юу мотлак. Чөнки аның кабыгында йогышлы авыру китереп чыгаручы – салмонелла бактериясе булырга мөмкин.
  3. Йомыркаларны көчле исле ризыклардан һәм чи иттән аерым саклагыз. Иң яхшы температура якынча 0...+5°С.
  4. Саклаганда йомыркалар очлы башлары белән аска таба карап торырга тиеш. Шулай иткәндә сарысы уртада торачак һәм алар озаграк сакланачак. Бу шулай ук йомырканың киң өлеше кабыгындагы микропорылары аша яхшырак «суларга» мөмкинлек бирә.
  5. Йомырканың яңалыгын суга төшереп тикшереп була. Әгәр ул бата икән - ул яңарак, әгәр бер очыннан өскә күтәрелсә - беренче яңалык түгел, өстә йөзә  икән - иске.
  6. Йомыркаларны тозлы суда пешерегез. Йомырка ярылса да, тоз аксымны чыгармас.
  7. Пешкәннән соң йомыркаларны салкын суга салырга кирәк, алай яхшырак чистартыла.
  8. Алдыгызда нинди йомырка чи яки пешкән икәнен тикшереп була:  тигез өслектә пешкән йомырка тиз һәм озак әйләнәчәк, чи йомырка үз күчәре тирәсендә бер әйләнеш тә  ясый алмас.

Әйткәндәй, йомырка ашау буенча дөнья лидеры – Япония. Анда көн саен һәр кеше 1 йомырка ашый икән. Ә менә Русия шактый калыша. Чөнки ярымфабрикатлар алдана. Әзерләнә башлап, әзерләнеп бетмәгән ризык ашаганчы, бер йомырка пешереп ашагыз, сәламәтлегегез өчен файдалырак булыр!

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: