Токмач кисү - уен эш түгел. Татар халкы гомер-гомергә токмачлы аш ашап көн иткән. Бүген өстәләрдә ризыкның ниндие генә юк, әмма кадерле кунак килгәндә табан күрке итеп әле дә токмачлы аш чыгарыла. Дини мәҗлес-ашлар үткәргәндә дә токмачлы шулпа иң беренче итеп тәкъдим ителә. Шунысы гына кызганыч, кибетләрдәгесенә алданып, вакыт юклыкка сылтанып, бүген хатын-кызлар бик токмач кисеп бармый. Ә аның да үз серләре бар. бүген шулар белән бүлешәбез.
Токмачыгыз матур сары төстә булсын өчен йомырка белән онны сайлый белергә кирәк. Йомырканың авыл тавыгы салганы, онның югары сортлысы яхшы. Әмма хәтта кибет йомыркасы белән басылган токмач та кибетнекеннән тәмлерәк килеп чыга. Чөнки хуҗабикә аңа күңел җылысын биреп, тырышлыгын салып эшли.
Токмачны шулпа пешеп чыгарга ярты сәгать чамасы кала башласаң, яхшы.
Бер җәймә өчен ике, күп дигәндә өч йомырка кирәк. Аны сытып, яхшылап туглап, бер чеметем тоз салабыз һәм камыр басабыз. Бер-ике кашык су өстәүчеләр дә бар, әмма аны кушмаганда, токмач сыйфатлырак булачак. Камыр үзләнеп, кулга ябышмый башлаганчы каты гына итеп басабыз. Ашыкканда җәймәне шундук җәя башларга мөмкин. Әмма һава кермәслек итеп каплап, 10-15 минут ял иттереп алсаң, яхшырак. Җәймәне никадәр юкарак җәясең, токмач шулкадәр ваграк, нәфисрәк булачак. Әзер җәймә дә 5-10 минутлап ял итсә, кисүе җайлырак булыр.
Фото: patee.ru