Статистика буенча, вегетарианнар «ит ашаучыларга» караганда бераз озаграк яшиләр. Ләкин аның сәбәбе ит ашамаудан түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше алып баруда. Гадәттә, вегетариан сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Алар күпчелек очракта эчмиләр, тәмәке тартмыйлар һәм спорт белән шөгыльләнәләр.
Кызыл итнең (сыер ите, сарык һәм дуңгыз ите) – иң яхшы аксым чыганагы булуы мәгълүм. Аңарда В, Е, калий, кальций,цинк, фтор, магний, натрий һәм башка витаминнарга бай. Әмма, без аны, бигрәк тә, җиңел үзләштерелә торган формада булган ике мөһим микроэлемент: В12 һәм тимер булуы өчен югары бәялибез. В12 - нерв системасын формада тоту өчен бик мөһим. Ул организмга җитешмәсә, кул-аяклар еш ойый, сызлый, кеше тиз арый, хәле бетә.
Ләкин, чаманы белмичә майлы ит ашау алама холестерин дәрәҗәсен күтәрә һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына да китереп чыгарырга мөмкин. Ит сирәк ашаган кешенең хәтере дә начарая. Тимер матдәсе җитешмәү аркасында анемиягә китерә.
Сәламәтлекне саклау өчен сыер итен атнасына 2 тапкыр ашау да җитә. Шулай ук кош-корт ите турында да онытырга ярамый.
Чыганак: Эндокринолог, медицина фәннәре докторы Зөһрә Павлова сайты.
Автор фотосы.