Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 апрель , 21:10

Ни өчен тиз арыта, йокы туймый?

Организм магний җитмәвен кисәтә.

rsute.ru
Фото:rsute.ru

Язгы чорда тиз ару, йокы туймау, иртән үзеңне кыйнап ташланган кебек хис итү күпләргә хас.

Бу халәткә тиз кызып китүчәнлек, теләсә нәрсәдән курка башлау, еш елау, депрессиягә бирелү, баш авырту, баш әйләнү, мускуллар сызлау, аяк-кулларны көзән җыеру, хәтер начарлану, игътибарлылык кимү кебек күренешләр дә өстәлсә - организмга магний җитми дигән сүз.

Әлеге микроэлемент безнең организм өчен үтә дә әһәмиятле рольләрне башкара. Өстәвенә чәч коела, тырнаклар сынучан була, тешләр тиз чери башлый. Күз кабаклары тартышу да еш кына шуңа бәйле. Әмма магний дефициты иң күп очракта йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегендә чагыла. Йөрәк авырту, тик торганда да пульс ешаю, кан басымы күтәрелү, төшү, аритмия кебек билгеләр күзәтелә башлый. Магний җитмәгән кешеләрнең эче авыртырга, ашкайнату системасы бозылырга, эче китәргә яисә, киресенчә, эче катарга мөмкин. Атмосфера басымы үзгәргәндә үзен начар хис итүчеләрнең күбесендә дә әлеге микроэлемент кытлыгы күзәтелә.

Илдәге халыкның 80 проценты даими стресс кичереп яши. Ә ул исә магний кытлыгына китерүче сә­бәпләр исемлегендә беренче урынны алып тора. Аннан кала: физик яктан артык күп көчәнү, спиртлы эчемлекләр белән кирә­геннән артык мавыгу, артык кызу климатта яшәү, кайнар цехта эшләү, кирәгеннән артык күп мунча керү, йөклелек, бала име­зү, гормональ дарулар эчү, дөрес тукланмау, даими диетада утыру, хайван майлары булган ризыкларны күп ашау, сидек кудыргыч дарулар эчү, тазару, "фаст-фуд" кебек ризыкларны күп ашау һ.б.

Шуңа күрә магний дефицитын тулыландырырга кирәк. Магний балыкта, шпинатта, яшел суганда, брокколи кәбестәсендә, салат яфракларында күп. Кузаклылар, көрпәле ипи, җиләк, бананда бар. Магний чикләвектә дә байтак, тик аны организм, бигрәк тә балаларныкы, авыр эшкәртә. Кара шоколад та – магний чыганагы, тик калорияле булганлыктан, аны еш ашарга ярамый.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: