Гарәп илләрендә аны «тормыш икмәге» дип атыйлар. Русиядә ешрак киптерелгән финик җимешләре билгеле. Ул киптерелгән яки киптерелмәгән килеш тә кеше организмы өчен бик файдалы һәм безнең сәламәтлегебезгә уңай йогынты ясый.
“Финик агачы” сүзтезмәсе Коръәндә башка җимешле агачларга караганда ешрак кулланыла - 20 тапкырдан артыграк. Бу җимеш җәннәттә тәкъдим ителәчәк бер нигъмәт итеп сүрәтләнә. Шул сәбәпле, күпләр аны Ислам һәм мөселман төшенчәләре белән бәйләп карый.
Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре нәтиҗәсе буенча:
1.Олы кешегә организмында тиешле күләмдә витаминнар һәм микроэлементлар саклансын өчен көн саен 1 финик һәм 1 стакан сөт куллану кирәк. Билгеле инде, башка ризыктан да баш тартырга кирәкми. Сәламәт кешенең көндәлек куллану калорийсы уртача 2000-3000 Ккал икәнен онытмыйк.
2.Табиблар бала табар алдыннан авырлы хатыннарга составында фруктоза булган ризыклар кулланырга куша. Бу әни кеше организмында энергия, көч, сөт бизләренең эшли башлавы өчен файдалы. Ә финик - фруктоза чыганагы. Җимешнең тагын бер үзенчәлеге – ул аналык стенасын ныгытуга булыша. Бу кызыклы үзлек нәтиҗәсендә бала табу җиңелрәк һәм күпкә җайлырак башкарыла.
3.Имезү чорында ашалган финиклар әни кешенең сөтен файдалы матдәләр белән баета. Балаларның инфекцияләргә каршы тору көчен арттыра, сәламәтлеген ныгыта.
4.Йокысызлыктан, кәеф юклыктан, депрессиядән интегүчеләргә финик – менә дигән табыш.