Динебез – Ислам
24 декабрь 2024, 05:40

Русиядә дини күпхатынлылыкка рөхсәтне кире алдылар

Дини күпхатынлылык рөхсәт ителде дип  шушы көннәрдә генә язган идек әле. 

Язгөл СафинаЯзгөл Сафина
Фото:Язгөл Сафина

Русия Мөселманнары диния нәзарәте дин белгечләре шурасы дини күпхатынлылыкны рөхсәт итә торган фәтваны кире алу турында карар кабул итте. Бу хакта совет рәисе Шамил Галәветдинов  үзенең Telegram-каналында язып чыккан.

Фәтваны кире алу карары Генераль прокуратура үтенече, шулай ук җәмәгатьчелек реакциясе белән бәйле, дип ассызыклады Галәветдинов. “Моңа Ходай ихтыяры, һәм РФ Мөселманнары диния нәзарәтенең дин белгечләре шурасы бәхәскә керүнең мәгънәсен күрми", –дип билгеләде ул.

Моннан алда  Генераль прокуратура Русия Мөселманнары диния нәзарәтен күпхатынлылыкны рөхсәт итә торган күрсәтмәне гамәлдән чыгарырга чакырды. Ведомствода шулай ук гражданнар арасында әгәр аларның берсе икенче никахта тора икән, илнең Гаилә кодексы белән никахлашу рөхсәт ителми, дип искәрттеләр.

Моңа кадәр РФ Мөселманнары диния нәзарәте элегрәк “Русиянең мөселман җәмгыятендә күпхатынлылык проблематикасы” фәтвасын чыгарган иде, анда Русиядә ислам тарафдарларына дини күпхатынлылык рөхсәт ителгән иде

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас