Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
21 ноябрь , 12:05

Үзең өчен Коръән чыгып кую дөресме?

“Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә.

Үзең өчен Коръән чыгып кую дөресме?
Үзең өчен Коръән чыгып кую дөресме?

Аллаһы Тәгалә Коръән турында: «Бу бәрәкәтле китапны (Коръәнне) Без сиңа аның аятьләре турында фикерләсеннәр һәм акыл ияләре аннан гыйбрәт алсын өчен иңдердек», – ди. Изге китапны без укырга, аның буенча яшәргә һәм гамәл кылырга тиешбез. Ә моның өчен Раббыбыз бик күп әҗер-саваплар вәгъдә итә. Коръән укуның башка фазыйләтләре турында “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә.

– Үзең өчен Коръән чыгып кую дөресме? 

– Элек әби-бабайларыбыз үзләре укып чыга иде. Мине искә алу ашында укып чыккан Коръәннәремне багышласыннар дип әйтеп тә калдыралар иде. Китапны укып, һәр укыган саен савабын да үзеңә аласың. Күбрәк укыган саен яхшырак. Иң мөһиме Коръән уку – тел, акыл һәм йөрәк гамәле булсын иде. Ягъни аны тел белән укып, акыл белән фикерләп, йөрәк аша үткәрергә тиешбез. 

– Үлгән кешегә Коръән тутыру мәҗбүриме?

– Коръән тутыру яки чыгу – татар халкында киң таралган гадәт. Аны укып чыгып, савабын вафат булган әти-әни, әби-бабайларга багышлыйбыз. Коръән тутыруның билгеле бер вакыты юк. Мөмкинлек булганда, мәетнең якыннары үзләре укып багышласа, күпкә хәерлерәк гамәл. Багышламасаң – гөнаһы юк, укысаң – саваплы. Әмма ул мәҗбүри түгел. Кырык көн буе “Ясин” яки “Тәбәрәк” уку да ихтыяри.  

  • Коръәнне тулаем ничә көн эчендә укып бетерергә кирәк?
  • – Пәйгамбәребез, өч көннән дә тизрәк укып чыкмагыз, ди, ягъни аңламыйча, йөрәк аша үткәрмәгез (?) дип кисәткән. Үзем утыз көн эчендә укып чыгарга тырышам. Рамазан аенда да күпләр шулай укый. Кырык көн эчендә берәр сүрә яки дога өйрәнеп була, теләк кенә кирәк.   
  • Коръән уку саваплы дидегез, әгәр дә аның татар теленә тәрҗемәсен яки гарәпчәдән транскрипциясен укысаң, әҗере шуның кадәр үк буламы?
  • – Әрвахларга багышлар өчен гарәпчәсен уку дөрес. Ә моның өчен гарәп хәрефләрен, тәҗвид гыйлемен өйрәнергә омтылырга тиешбез. Аллага шөкер, һәр мәчеттә Коръән укырга өйрәтү курслары эшләп килә, өйрәнергә теләгән кешегә киртә юк. Гарәп хәрефләрен таныйм, әмма хата белән укырмын дип борчылам, диючеләр бар. Аллаһы Тәгалә тырышлыгыгыз өчен савабын бирми калмас. Иң мөһиме – дөрес итеп укырга омтылу. Әгәр дә белә торып хата кыласыз икән, анысы гөнаһ була.

"Шәһри Казан".

Фото: culture.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: