Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
19 ноябрь , 19:04

Раббыбыз ризыкны язып куйды

Аллаһтан ризык сорап нинди дога кылырга?

Раббыбыз ризыкны язып куйды
Раббыбыз ризыкны язып куйды

Үзләрен мөселман дип исәпләгән, әмма Аллаһу Тәгалә кушкан биш вакыт намазын үтәмәгән, ураза тотмаган, зәкят түләмәгән, хаҗ кылуны белмәгән кешеләргә гыйбадәт кылу турында искә төшерсәң, төрле сәбәпләрне табалар. Берәүләр: “Мин әле өлгереп җитмәдем”, – ди, икенчеләр: “Пенсиягә чыккач укырмын, мин бит эшкә йөрим, намаз укысам, мине кем ашата?” – дип  җавап бирә. “Ризыкны Аллаһу Тәгалә бирә”, - дигән чакта еш кына: “Эшләмәсәң Аллаһу Тәгалә бирәме?” – дигән фикерне ишетергә туры килә. Шунлыктан бүген менә шушы ризык мәсьәләсе хакында сүз алып барырга булдык.

Әр-Раззәәку - Аллаһу Тәгаләнең “Даими Ризык бирүче” дигән исеме. Ризык сүзе үзе дә бирү мәгънәсен аңлата. Һәм бөек Раббыбыз барча җан ияләренә, хәтта үсемлекләргә үзләренә тиешле ризыкны бирә. Үсемлекләр яңгыр, кояш нуры һәм җылысы белән үсә, җанлы нәрсәләрнең һәрберсенең тәгаенләнгән ризыгы бар. Судагы балыклар да, һавадагы кошлар да, хәтта чебен һәм черкиләр дә үзләренә кирәкле нәрсәләр белән ризыклана. Адәм баласы исә, бу галәмдә Раббысының хәлифәсе буларак, йөзләрчә төрле җиләк-җимеш, бөртеклеләр, дистәләгән мал ите һәм сөте һәм башка нигъмәтләрдән кинәнеп файдалана. Әмма шуларның барысы өчен Раббысына шөкер итеп намазда сәҗдә кылудан үзен мәхрүм кала. Гәрчә Аллаһу Тәгалә:  “Шөкер кылучыларга нигъмәтләремне тагын да арттырачакмын”, - дип Коръән Кәримдә вәгъдә итсә дә. Ә Ул биргән вәгъдәсен һичшиксез Үти торган бөек Зат.

Коръәндә бу хакта ни әйтелә?

Коръән Кәримдә ризык бирү хакында бик күп аятьләр бар. Шуларның берничәсен карап китик. “Җирдә Аллаһ ризык бирмәгән бер генә җан иясе дә юк. Ул аларның урнашкан урыннарын да (ана карыныннан алып, кабергә дәфен ителгәнче) сакланган урыннарын да белә. Бөтен җан ияләренең саны, ризыгы, урыны, әҗәле – боларның һәммәсе дә ап-ачык Ләүхел-Мәхфүздә язылган. (“Һуд”, 6 нчы аять). “Һичшиксез, Аллаһ – Ризыкландыручы, куәт Иясе, Бөек куәткә ия булучы”. (“Зәрият”, 58 нче аять). (“Әнгам”, 142 нче аять). “Аллаһның сезгә ризык буларак биргәннәреннән ашагыз”. “Сез ризыкны Аллаһтан гына сорагыз, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа шөкер итегез. Үлемегез артыннан терелтелеп Сез Аңа кайтачаксыз”. (“Гәнкәбүт”, 17 нче аять).

“Һичшиксез, Аллаһ Үзе теләгәнне хисапсыз ризыкландыра”. (“Әлү-Гыймран”, 37 нче аят). “Аллаһ сезне яралтты, шуннан соң сезне ризыкландырды, шуннан соң сезнең җаныгызны алачак, шуннан соң терелтәчәк”. (“Рум”, 40 нчы аять).

Ана карынында чакта

Югарыдагы аятьләр ризыкның фәкать Аллаһу Тәгалә тарафыннан бирелүе, аның һәм кешегә аерым тәгаенләнүе хакында сөйли. Сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм бу хакта шулай аңлатты: “Чынлыкта, сезнең һәрберегез ана карынында кырык көн орлык тамчысы, аннары шулкадәр үк вакыт ит кисәге булып формалаша. Аннары Аллаһу Тәгалә аңа фәрештә җибәрә һәм ул аңа җан өрә. Һәм аңа дүрт нәрсәне язарга  әмер ителә: ризыгын, гомер озынлыгын – әҗәлен, гамәлләрен, бәхетле яки бәхетсез булуын”. (Бохари һәм Мөслимнән сахих хәдисләр). Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.с.) болай диде: “Җәбраил гәләйһиссәләм минем күңелемә шуны салды, кеше үзе өчен билгеләнгән ризыкны алып бетермичә үлми”. (Шәфигый “Мүснәд”е).

Язылган ризык килә

Кешеләр еш кына: “Ризыкны мин үзем эшләп табам”, - дигән фикерне белдерә. Асылда бу – бәндәнең мал табу халәте. Чөнки кайвакыт кәсеп кылу белән дә ризык килергә мөмкин, бик күп кәсеп кылып та ризыксыз калырга мөмкин. Кәсепсез, мәшәкатьсез дә ризык килә ала (бүләк, садәка, мирас алу, һ.б.). Ризыкның төп чыганагы - Аллаһу Тәгаләнең кодрәтендә. Ул бәндәгә алдан язылган күләмдә киләчәк. Әмма бу эшләмичә тик утырырга дигән сүз түгел. Мөселман кеше фарыз гыйбадәтен үтәгәннән соң хәләл ризыкны кәсеп итәргә тиеш.

Кеше Аллаһу Тәгалә билгеләгән ризыкны хәләл юл белән дә, хәрам юл белән дә алырга мөмкин, бу кешенең ихтыярында. Кем хәләл юлдан эзләсә, хәләл юлдан бирер, хәрам юлдан эзләүчегә хәрам ишеге ачылыр. Кайсы ишектән кереп алса да, Аллаһу Тәгалә билгеләгән күләмдәге ризык киләчәк. Һәр халәттә өметне һәм инануны эшкә, ризыкка түгел, ә һәр җан иясен Ризыкландыручы Аллаһу Тәгаләгә багларга тиешле. Чөнки Аның хәзинәсе чиксез.Үзенә тәвәккәл кылган, гыйбадәтне алга куйган колларына бәракәт, муллык ишекләрен ача.

Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.с.) иртәнге намаздан соң пакь, бәракәтле ризык сорап дога кылды.

Ризык сорап дога кылу

Аллаһның Илчесе (с.г.с.) иртәнге фарыз намаздан соң шундый дога кылды:

Әллааһүммә! Иннии әс-әлүкә гыйльмән нәәфиган, вә ризкан таййибән вә гәмәлән мүтәкаббәлән.

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе:

  Әллааһүммә – Әй Аллаһым!  Иннии –чынлыкта мин; әс-әлүкә – сорыйм Синнән;  гыйльмән нәәфиган – файдалы гыйлемне; вә ризкан таййибән  - һәм пакь, хәләл ризыкны; вә гәмәлән мүтәкаббәлән – кабул була торган гамәлне.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Әй Аллаһым! Чынлыкта мин Синнән файдалы гыйлем, пакь ризык һәм кабул була торган гамәлләрне сорыйм”.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Фото: culture.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: