Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген республиканың һәр авылында диярлек сокланырга мөмкин. Чыннан да, мәчетләр күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар гына түгел, аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы, хәсрәте, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапкан, алардан иман, нур бөркелә.
Тик, ни кызганыч, күп кенә авылларда мәчетләр буш тора, җомга намазлары укырга өч кеше дә таба алмыйлар. Ниндидер сәбәпләр белән кешеләр мәчеткә барырга ояла, курка. Ничек аларны шушы оялу, куркуларыннан аралап мәчетләргә намазга китерергә? Мәчетләр ничек эшләргә тиеш?
БСТ телеканалында “Йома” тапшыруын алып баручы журналист, Уфа шәһәренең Нижегородка бистәсендә “Мөнирә” мәчетендә имам-хатыйп булып хезмәт итүче Морат Локманов бу турыда күптән уйлана. Ул Уфа шәһәренә якын булган авыллардагы мәчет имамнарын җыеп, очрашулар үткәрә башлый, халык күп йөрегән мәчетләрнең тәҗрибәсе белән уртаклашу максатын куя.
Шушы көннәрдә Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетендә дә шундый очрашу үтте. Бер дистә хәзрәткә “Ихлас”та мәчет эшчәнлегенең ничек оештырылуы хакында сөйләделәр.
Очрашу Коръән аятьләре укудан башланды. “Ихлас” мәчетендә хезмәт иткән Коръән хафиз Әхмәд хәзрәт Димеркапанның Коръән аятьләре укуы беркемне дә битараф калдырмады, күңелләргә үтеп керде ул. “Һәрбер мәчеттә шундый хафиз булсын, һәркем Коръәнне тыңлау бәхетенә ирешсен, - дип дога кылды Морат хәзрәт. – Кеше тегермәнгә кереп чыккан вакытта үзгәрешсез чыкмый: онга буялып чыга. Мәчеткә барып Коръән тыңлап чыгу да үзгәрешсез калдырмый. Без мәчетне мәдәният йортына әйләндермибез, без мәдәният йортын мәчеткә әйләндерүчеләр”.
Имам-хатыйп Альфред Дәүләтшин мәчетнең тарихын сөйләп үтте.
“Ихлас” мәчетендә биш вакыт намазны җәмәгать белән башкару эше өчен Илсур хәзрәт Хөснетдинов җаваплы. Уку-укыту эшләре буенча бөтен җаваплылык республика мөслимәләре оешмасы җитәкчесе Розалия ханым Халикова иңнәрендә. Шул ук вакытта мәчет каршында телевидение эшләп килә, журнал дөнья күрә. Алар өчен җаваплы булган Ринат Еникеев белән Динә ханым Морзакаева үзләренең юнәлешләре белән таныштырды.2011 елда “Ихлас” мәчете каршында әхлак мәктәбе оештырылды. Елына өч-дүрт тапкыр республиканың һәм күрше өлкәләрнең мөслимәләре мәчеттә яшәп Ислам нигезләре, әхлак тәрбиясе буенча гыйлем алды. Алар бүген үзләре яшәгән төбәктә динебезгә актив хезмәт итә. Бераздан бу мәктәпкә Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе исеме бирелде. Чесноковка авылында аның филиалы уңышлы эшләп килә. Әлеге мәктәп җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина биш елдан артык “Өмет”нең “Динебез – Ислам” битен чыгаруда зур ярдәм күрсәтә, берүк вакытта Зубово авылы мәчетендә, Чишмә районының Тәпәреш авылында дини сабаклар бирә.
“Ихлас” мәчетенең тарихы 1997 елдан башлана. Шул елда Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкчелек иткән Киров районы мөселманнарына “Луч” кинотеатрының элекке бинасы бирелә. Кыска гына вакыт эчендә яртылаш җимерек, сүтеп алынырга тиеш бина танымаслык булып үзгәрә. Башкалага ямь өстәп, күркәм “Ихлас” мәчете 2001 елда тантаналы рәвештә ачыла. Монда, әлбәттә, үз янына мөселманнарны, зыялыларны һәм эшкуарларны туплый алган имам-хатыйп Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең оештыру сәләте гаять зур роль уйный. Мәчет янында беренче көннән үк попечительләр һәм голәмәләр шурасы оештырыла.
Тантананы ачканнан соң үткән 2-3 ел эчендә “Ихлас” мәчете башкала мөселманнары арасында зур танылу ала. Моның сере бик гади, безнеңчә: бу гыйбадәт йортының исеме җисеменә туры килә, бирегә йөрүчеләрнең барлык гамәлләре дә ихлас. Мәчет ишекләре һәр көнне тәүлек әйләнәсенә ачык. Динебез Ислам нигезләрен һәм Коръән Кәрим укый белгән мөтәвәллият әгъзалары тарафыннан кизү тору оештырылган.
Һәр елны Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтендә аттестация үткән 30 укытучы 400дән артык кешегә Ислам дине нигезләрен өйрәтү буенча сабак бирә. “Ихлас”та даими рәвештә Русия һәм чит ил дин әһелләренең һәм голәмәләренең чыгышлары оештырыла. Гыйльми һәм мәгариф учреждениеләре белән берлектә төрле фәнни-гамәли конференцияләр үтә.
“Ихлас” мәчете – бүген бер гектарга якын мәйданны биләүче, дүрт бинадан торган комплекс. Ул Уфаның кабатланмас бер бизәгенә әйләнде. Янында төзелгән бинаның икенче катында — “Ихлас” кафесы, беренче катында 6 мең китап фонды булган Ислам китапханәсе урнашачак. “Ихлас” типографиясен һәм нәшрият йортын төзү дәвам итә. Мәчет территориясе күркәмләнә, яшьләр өчен спорт мәйданчыгы төзелә. Барлык объектлар да мәчеткә йөрүчеләр һәм эшкуарлар ярдәме белән салына.
Бүген “Ихлас” мәчете мөселманнарның дини генә түгел, ә мәдәни-эшлекле һәм иҗтимагый үзәгенә әверелде.
Мөселманнар мәхәлләсе төзелүнең беренче көннәреннән үк “Ихлас” телестудиясе эшли. 2004 елдан “Ихлас” нәшрияты эшли, бик күп китаплар һәм брошюралар дөнья күрде, Коръән Кәрим рус телендә нәшер ителде. 2009 елда Афәрим Акчурин җитәкчелегендә “Ихлас” мәчете каршында Русиядә бердәнбер дини һәм татар-башкорт җырларын башкаручы “Илаһилар” төркеме оештырылды. “Илаһилар” барлык мөселман бәйрәмнәрендә, чараларында чыгыш ясый, киң танылу яулады.
Шушы еллар эчендә “Ихлас” мәчете ныклы матди база туплады. Киләчәктә бу мәчетукә, үз-үзен финанслаудан тыш, хәйрия эшчәнлеге белән дә шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Мәчеткә йөрүче эшкуарлар соңгы елларда Мәскәүдә, Казанда һәм башка шәһәрләрдә үткән Ислам бизнесы һәм финанслары буенча саммитларда катнаша.
Очрашу барышында шундый фикер дә яңгырады: Уфа шәһәрендә уңышлы эшләп килгән мәчетләр авыллардагы мәчетләрне үзләренең шефлыгына алачак. Әйтик, “Мөнирә” мәчете Чишмә районының Келәш авылындагы мәчеткә ярдәм итә башлаган, җомга намазлары үткәрәләр, укулар оештырырга ярдәм итәләр. “Рамазан” мәчете Иглин районының Тавтиман авылындагы мәчетне үз канаты астына алган.
Мондый очрашулар даими үткәрелеп торачак, тәҗрибә уртаклашу дәвам итәчәк.
Хәерле сәгатьтә. “Авылның күрке – мәчет, мәчетнең күрке – халык”, – диләр. Мәчетләребез тулы булсын, Аллаһы Тәгалә барыбызга да иман байлыгы бирсен.