Сорау. Тәхәҗҗүд намазы сәгать ничәдә укыла? Кичтән витр ваҗиб намазын укыган кеше аны укый аламы?
Җавап. Тәһәҗҗүд намазының вакыты болай билгеләнә: кояш баеганнан алып, таң атканчыга кадәр вакыт өчкә бүленә. Шуның өченче өлеше тәһәҗҗүд вакыты дип исәпләнә. Кояш чыгарга ике сәгать калганда ул тәмамлана. Кичтән тәһәҗҗүд намазына дип ниятләп йокларга яткан мөселман кешесе тиешле вакытта җиңеллек белән уяна. Әгәр инде кемгә дә булса йокыдан уяну авыр булса, уяну өчен сәгатьне куярга мөмкин.
Шайтан йокларга ятканда адәм баласын каты йоклату өчен өч төен төйнәп куя. Уянгач та: “Әлхәмдүлилләәһ”, - дип әйтү – аның беренче төенен чишә. Таһәрәт алгач – икенче, ике ракәгать намаз укыгач өченче төен чишелә. Шуннан соң гыйбадәт кылучы намазларын аерым ләззәт белән укый, тәненә көч керә. Шуңа да сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм Үзенең бер хәдисендә: “Мөэминнең куәте – тәһәҗҗүдтә”, - дигән. Сахабәләр төне буе намаз, Коръән укыган, көндезен җиң сызганып дөнья эшләрен башкарган.
Кичтән витр ваҗиб намазын укыган кеше дә тәһәҗҗүд гыйбадәтен үти ала. Әмма витр ваҗибны яңадан укымый. Әгәр инде сөннәт буенча саваплы гамәл кылыйк дисәк, бу намазны тәһәҗҗүд ахырына калдырырга мөмкин.
Сорау. “Өмет”нең бер санында “Зур гөнаһлар” битендә “Ир-ат киеме кигән хатын-кызны Аллаһу Тәгалә ләгънәт кыла”, - дип яздыгыз. Бүген күпчелек хатын-кызлар ирләрчә киенә, хәтта башларына да ирләр кепкасы кия башладылар. Шулкадәр күп хатын-кызларыбыз ләгънәтләнгән буламы инде хәзер?
Җавап. Үзен иманлы дип санаган һәр кеше Раббысын хакыйкый тану белән танырга, Аның куйган кануннарын тиешенчә өйрәнергә һәм үтәргә бурычлы. Җәмгыятебездә шундый әйтем бар: “Законны белмәү җинаятчене җәзадан азат итми”. Диндә дә шулай ук. Фарыз булган һәм һәр мөселманга мотлак рәвештә белергә тиешле булган гыйлемне алу – һәммәбезнең иң мөһим бурычы. 80-90 еллык гомер өчен унбишәр-егермешәр ел белем алып, хәтта өчәр институт тәмамлап, мәңгелегеңә бер ел да багышламау дөресме?
Бүген илебезгә, дөньяга килгән бөтен бәла-казалар – бәндәләрнең Аллаһ кануннарын үтәмичә, баштанаяк гөнаһка чумып яшәвенең нәтиҗәсе. Хатын-кызларның шәһәр урамында ярым-шәрә йөрүе, ир-егетләрнең дә кыска шорты киюе, хәрам эчемлек эчү, зина кылу, никахсыз яшәү... Хатын-кызларның ирләрчә, ирләрнең хатын-кызларча киенүе җенесләр арасындагы аерманы бетерә. Гомосексуализм, лесбиянство кебек аеруча куркыныч гөнаһлар әнә шулай тарала башлый. Шуңа да динебез андый күренештән ерак булырга, һәр җенескә үзенә тиешле киемне кияргә өйрәтә.
Сорау. Күптән түгел мәчет таһәратханәсендә бер ханымның нәзек оекларына мәсех кылганын күрдем һәм: “Сезнең таһәратегез дөрес булмый, намазыгыз да кабул булмас”, - дидем. Ул исә: “Хәзер зур галимнәр оекка мәсех кылуны дөрес дип игълан итә”, - дип җавап бирде. Бу хакта җентекләп аңлатсагыз иде.
Җавап. Соңгы вакытта мөселманнар арасында йон яисә җеп оекка мәсех кызып намаз укучылар еш күренә башлады. Әмма фикһ буенча дүрт мәзһәбнең берсендә дә галимнәребез бу рәвешле таһәрат алырга кушмаган. Бары тик су үтмәгән, тиредән эшләнгән читекләр, яки аяк киеме хакында сүз бара. Хәнбәли мәзһәбендә, мәсәлән, күн аяк киеменең каты табаны булуы да таләп ителә.
Ата-бабаларыбыз гомер-гомергә читеккә, яисә су үтми торган аяк киеменә мәсех кылган. Бүген краннан җылы су агып торган, кирәк чакта үзең белән пластик савытларда су йөртү мөмкинлеге булган заманыбызда аякларны юып кую бер авырлык та тудырмый. Кирәк кешеләргә кибетләрдән читек сатып алырга мөмкин. Намазларыбызның кадерен белик, гыйбадәтләребезне ихласлык һәм шөкер белән, сөенеп үтик.
Фото: medinaschool.org