Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
4 октябрь , 09:39

Нур-Ислам”ның тарту көче

Каракүл авылындагы мәчеткә тирә-як районнардан да халык күпләп килә. Моның сере нидә?

Нур-Ислам”ның тарту көче
Нур-Ислам”ның тарту көче

Дуван районының Мәсәгут авылында яшәүче Данил Зариф улы белән Хәят Гыйльметдин кызы Зариповлар гәзитебезнең күптәнге дуслары. Каракүл авылының “Нур-Ислам” мәчетен җитәкләгән имам-хатыйп Данил Зариф улы белән БДУда “Теология” факультетында укыганда таныштык. Һәм туганнарга әйләндек. 2019 елда алар Вәлиулла хәзрәт Хазбиуллин белән шушы “Нур-Ислам” мәчетен ачып, эшчәнлеген башлап җибәрү белән мәшгуль иделәр. Мәчет ачылуны авыл халкы түземсезләнеп көтте. Нинди эшләре бар, барсын да бергәләп, өмә белән башкардылар. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итте. Мин 2019 елда җомга намазында булып, халыкның ихласлыгын күреп кайткан идем. Аннан пандемия башланды, ковид... Мәчетләр күбесе ябылды, җәмәгать белән намазлар да укылмый башлады. Кызганычка каршы, яман чир Вәлиулла хзәзрәтебезне дә арабыздан алып китте. Мәчетнең бөтен оештыру эшләрен Данил Зариф улы үз өстенә алды. Шөкер, биш ел эчендә мәчет үз нурын югалтмый, кайнап тора. Ике мөэдзине көненә биш тапкыр азан әйтәләр. Җомга намазлары, гаетләрдә мәчет тулы була. Атнасына икешәр җыелып, дүрт укытучы – Гөлнара Хәмит кызы Муфлихунова, Нәфисә Салават кызы Харрасова, Фәһимә Миңлегали кызы Гиматова үз төркемнәре белән дәресләр үткәрә.
– 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне белән Пәйгамбәребез Мүхәммәд с.г.с.ның Мәүлиден билгеләп үтәчәкбез, сезне дә кунакка чакырабыз”, - дип Данил хәзрәт шалтыраткач, ерак сәфәргә җыендык. Һава торышын Аллаһы Тәгалә бирде быел: сентябрь аеннан соң матур октябрь аена аяк бастык. Дуван районына Уфадан өч сәгать ярым барасы. Иглин, Салават районнарын, Чиләбе өлкәсенең бер өлешен үтәсе. Алтын көз бу якларда бөтен матурлыгы белән күренә. “Аллаһы Тәгалә җир бүлгәндә башкорт иң соңгы барып җиткән. Җирне бүлешеп беткәннәр икән. Аллаһы Тәгалә башкортка: “Оҗмахка дип калдырган җирем бар иде, шуны сиңа бирәм инде”, - дигән дип, язучы Лира Якшыбаева мәчеткә җыелган халыкны көлдереп алды. “Без бит оҗмахта яшибез. Мин Сәгуд Гарәбстанында булдым. Анда зәм-зәм суыннан башка бүтән су юк. Анда су шулкадәр кадерле һәм кыйммәт. Ә безнең Башкортстанда сулар, елгалар, күлләрнең исәбе-хисабы юк. Без кадерен беләбезме?” – дип сорады ул.
Мәчеткә җыелган халык бик ихлас, дин өчен тырышып яшәүчеләр. “Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә мәчеттә җыелып токмачлар кисәбез, оекбашлар бәйлибез, челтәр үрәбез, шәмнәр эшлибез, - диде Лира Рафаэль кызы Ахунова. – Челтәр үрер өчен авылдашларыбыз станок эшләп бирделәр. Авыл халкы белән акча җыеп “Сокол” позывнойлы яугиргә “Нива” автомобиле сатып алып озаттык. Әлеге вакытта “Буян” позывнойлы яугиребезгә тагын бер автомобиль алып, аны озатырга җыенабыз. Авылдашыбыз, авыл советы депутаты Сәгадиев Җәмил Рәмил улына чиксез рәхмәтләребез, бөтен оештыру эшләрен үз иңнәренә алды”.
– Махсус хәрби операциядә катнашучылар мәчеткә керми калмыйлар, - ди Данил Зариф улы. – Әлеге вакытта минем исемлектә 56 кеше. Күрше Салават, Кыйгы, Балтач, Караидел районнарыннан да киләләр хәтта. Барсына да корбаннар чалып, Корьән укып озатып калабыз. Бәла-казалардан саклап йөртсен дип, Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләмнең мөһерен бирәбез. Ике ел ярым бара сугыш, кызганычка каршы, ике яугиребез шаһид булды. Һәр көнне өйлә намазында барсының да исемен укып дога кылабыз. Сугышлар тизрәк туктасын, барсы да өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар!
Шулай ук, төрле районнардан никах укытырга, бәбиләренә исем кушарга киләләр. Җомга намазына дүрт авыл халкы йөри. Җылы сүз – җан азыгы, диләр. Күпләр мәчет безгә дәрт бирә, илһамланып кайтып китәбез, диләр. Халык арасында безнең мәчетне шаяртып “Интеллигентлар мәчете” дип тә йөртәләр. Безгә укытучы, директор булып эшләүчеләр күбрәк килә.
Мөгаллимә Гөлнара Хәмит кызы Мөфлихунова даими рәвештә экскурсияләр оештырып тора. Троицк шәһәренә Зәйнулла ишан Рәсулевның каберен зиярат кылганнар, мәчетенә, мәдрәсәсенә барганнар. Башкортстан буйлап әледән-әле йөреп торалар икән. Салават Юлаевның, Габдулла Сәидинең туган авылларында да булганнар. 90 яшьлек Гөлкәй әби бер сәяхәтне дә калдырмый, диләр. Гөлкәй әби 93 яшьлек ахирәте Фәридә әби белән курчак кебек киенеп, бу юлы да мәчеткә иң беренче килеп җиттеләр. Паспорты буенча Гөлҗиһан Бәдретдин кызы Сәгадиеваны авылда яратып Гөлкәй әби дип йөртәләр.
– 50 ел сыер саудым, аннан үзебезнең авылда санитарка булып эшкә кердем, - дип гомер йомгагын сүтте Гөлкәй әби. – Кияүгә чыккач, 3 ел да 3 ай солдатка булып утырдым, иремне армиягә алдылар. Әй ул солдатка булып утырган вакытлар... Исемә төшсә, үзәкләрем өзелә. Бигрәк авыр еллар иде. Утын да ташыдык, печәнен дә чаптык. Әнием миңа биш яшь булганда үлеп китте. Әтием сугышта җиде ел йөреп кайтты. Мине баласы булмаган бер хатын тәрбиягә алды. Үзем тегәргә, пешеренергә өйрәндем. Читтән кешенең ничек пешергәнен карап тора идем дә, үземнән үзем өйрәнә идем. Ирем белән дүрт малай, бер кыз тәрбияләп үстердек. Ирем тракторчы булды, 60 ел бергә яшәдек. Ун ел элек дөнья куйды. Ялгызмын дип тик утырмыйм, мәчеткә йөрим, миндә аулак булгач, бездә җыелышып чәй эчәбез. Пешеренергә яратам. Аллаһка мең шөкерләр әйтеп яшим, мондый хәерле, бәхетле картлык биргәнгә. Балаларым тәуфыйклы, кайтып йөриләр, үзем тырышып ятам әле.
Фәридә Мөхмәтсафа кызына – 93 яшь. Мәчеттә күзлексез гәзит укып утырганын күреп исем китте. Гөлкәй әби белән бер җомганы да калдырмыйлар икән. “Яшисебез килә әле, киләсе елга да өлкәннәр көненә киләбез”, - диделәр елмаеп. Фәридә әбинең ире Мөхәммәт абый заманында тирә-якка бер мулла булган. Мәчет булмаганда аның өенә җыелып җомга намазлары укыганнар. “Колхозда төрле эшләр эшләдек инде, тракторда да йөредем, печән дә чаптым. Шушы яшемә җиткәнемә Аллаһка шөкер итәм”, - диде Фәридә әби.
Мәчеткә җыелучылар арасында тагын бер үзенчәлекле шәхес белән таныштым: Башкортстанның атказанган укытучысы, РФ гомум белем бирү өлкәсендә почетлы хезмәткәр Әнвәр Хилаж улы Рәхимов гомер буе мәктәп директоры булып эшли. Кызганычка каршы, аның туган авылы Түбәнге Әпсәләмне 70 елларда бетерү турында карар итәләр. Трактор белән җирләрен тигезләп куялар. Шушы авылда туып-үскән халык шагыйре Тимер Йосыповның иҗат кичәсендә Әнвәр Хилаж улы: “Шагыйрьнең бүгенге көндә бөтен әйбере бар, туган авылы гына юк”, - ди. Аның киләсе юбилеена Иҗат йорты төзергә сүз бирәләр. 1998 елда бу йортны төзиләр. Шулай итеп, Түбәнге Әпсәләм авылын тергезү эше башлана. Бүгенге көндә бу авылда унлап йорт бар икән. 2012 елда Бөек Ватан сугышына киткәннәрнең якты рухына багышлап стелла төзеп куйганнар.
Очрашу бик җылы, матур, ихлас үтте. Үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр, үзләре пешереп алып килгән нигъмәтләр белән өстәл әзерләделәр, корбан ашы пешерделәр.
– Беркайчан да нигә акча җыябыз, дигәннәре юк. Әле яңа гына җыйдык бит, дип тә әйтмиләр. Зиратны коймаларга да акча җыйдылар, мәчетне төзекләндерергә дә бирәләр, СВОга да ярдәм итәргә тырышалар. Алар боларның барсын да Аллаһ ризалыгы өчен чын күңелдән башкара, - ди Данил Зариф улы. Аның уң кулы – Хәят Гыйльметдин кызы мәчеткә йөрүче халыкның психологы да, табибы да. Ул ясаган “вакцинация” халыкны чирләрдән коткарып тора: кызыл миләш, имбирь кайнатмалары белән чәй эчеп бер намазны да калдырмыйлар, чир алардан ерак йөри.
Бүгенге очрашуыбыз һәркемнең күңелендә якты, җылы, матур бер истәлек булып калыр. Аллаһы Сүбхәнәһә үә Тәгалә эшләгән эшләрегезне кабуллардан кылып, Аллаһның ризалыгына ирешергә насыйп булсын!
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: