Барлык яңалыклар

Түземлелек төрләре

- Арыдым... Түзәр хәлем калмады... Тормышым шуның кадәр авыр, мәшәкатьле, кыенлык артыннан кыенлык... Зур, бөтерелеп аккан елганың агымына каршы йөзеп барган кебек тоям үземне! Сабырлыгым бетеп бара, инде нишләргә?

otets-musulman.corelsite.ru Түземлелек төрләре
Түземлелек төрләре Фото:otets-musulman.corelsite.ru

(шәкертләр сөйләгәннәрдән)

- Арыдым... Түзәр хәлем калмады... Тормышым шуның кадәр авыр, мәшәкатьле, кыенлык артыннан кыенлык... Зур, бөтерелеп аккан елганың агымына каршы йөзеп барган кебек тоям үземне! Сабырлыгым бетеп бара, инде нишләргә?

Әтисе янына килгән улы, төшенкелеккә бирелүен белдереп шулай зарланып алгач, әти кеше дәшмичә аш бүлмәсенә кереп китте. Бераздан зур бүлмәдә диванда боегып утырган улын үзе янына чакырды:

- Улым, чык әле әйдә монда!

Кухняга чыккач, егет газ плитәсендә суы кайнап торган өч кечкенә кәстрүлне күреп алды. Әтисе дәшми-нитми генә бер кәстрүлгә шактый зур кишер, ә икенчесенә йомырка салды, өченчесенә исә кофе чәчеп җибәрде.

Чәй эчеп алганнан соң, әти кеше пешкән кишер белән йомырканы чыгарып тәлинкәгә салды, ә кофены чынаякларга тутырып куйды. Аннан соң шуларга кулы белән ишарәләп, сорады:

- Бу ризыклар кайнар суга эләккәннән соң әүвәлге халәтләреннән ничек булса да үзгәрдеме?

- Кишер белән йомырка пеште, ә кофе кайнар суда эреп бетте, – дип иңбашларын селкетеп алды егет.

- Юк, улым, бу тыштан караганда гына шулай, – диде әтисе. – Ә син игътибарлырак кара: зур, бик нык булган кишер кайнап торган суга эләккәч, йомшарып бетте, ә юка гына кабыклы, кагылсаң ватылып сытылырга торган сыек йомырка, киресенчә, катыланды. Тышкы яктан әллә ни булмаган шикелле тоелса да, чынбарлыкта киеренке, стресслы мохиткә – кап-кайнар суга эләгүдән шушы ризыклар һәрберсе үзенчә үзгәрде. Кешеләр дә нәкъ шулай: йомшак, зәгыйфь булганнар авырлык кичергән вакытта сабыр итеп аякта нык басып кала алса, читтән көчле булып күренүчеләр нигәдер каушап “коелып төшә”.

- Ә кофе? – дип кызыксынып сорады улы.

- Ә монысы иң гыйбрәтлесе! – дип үтә мөһим нәрсә әйтергә теләгәндәй күтәренкерәк тавыш белән җавап бирде әтисе. – Кайнар суда, ягъни “стресслы” мохиттә кофе тулысынча эреп бетеп, аны хуш исле эчемлеккә үзгәртеп куйды. Кешеләр арасында да авыр, проблемалы хәлне өр-яңа, уңай вәзгыятькә үзгәртә алып, шуннан файда ала белүчеләр бар. Син дә, улым, шундыйлардан булырга тырышып яшә һәм беркайчан да өметеңне өзеп, төшенкелеккә бирелмә...

Чыганак: социаль челтәр. "Аллаһым, биргәнеңә мең әөкер

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: