Барлык яңалыклар

Туган көн үткәрү гөнаһмы?

Күптән түгел бер апабызның 70 яшьлек юбилеен билгеләдек. Коръән укылды, догалар кылынды, вәгазьләр сөйләнде, теләкләр теләнде. Кыскасы, җаннарны эретерлек олы бәйрәм булды. Әмма күңелне кырган бер нәрсә булды: табынга килгән ике ханым куркып кына утырдылар.

Туган көн үткәрү гөнаһмы?
Туган көн үткәрү гөнаһмы?

Сорау. Күптән түгел бер апабызның 70 яшьлек юбилеен билгеләдек. Коръән укылды, догалар кылынды, вәгазьләр сөйләнде, теләкләр теләнде. Кыскасы, җаннарны эретерлек олы бәйрәм булды. Әмма күңелне кырган бер нәрсә булды: табынга килгән ике ханым куркып кына утырдылар. “Безгә сүз бирмәгез инде, мөселманнарда туган көн юк бит”, - дип котлаудан баш тарттылар. Туган көнне билгеләү шулай зур гөнаһ буламы, гәзит битендә шуны аңлатсагыз иде.
Мәрьям Хәйруллина, Уфа районы.
Җавап. Безнең динебездә бөтен мөселманнар шатланып, зурлап үткәрә торган ике бәйрәм бар: Ураза гаете һәм Корбан гаете. Раббыбызга чиксез шөкерләр булсын! Хәзер бу бәйрәмнәрне илебез күләмендә билгелибез – ял көне итеп расланды. Әмма үзебезнең гаиләдә яисә кафеда әти-әниләрнең, якыннарыбызның олы юбилейларын бергәләп үткәрәбез икән, аларны Аллаһу Тәгалә куйган кануннардан чыкмыйча оештырсак, бу бик матур шөкер мәҗлесе була ала. Әйтик, хәрам эчемлекләр һәм ризыклар куймыйча, өстәлгә хәләл ризыклар гына чыгарсак, Коръән укып, догалар кылсак, бу бәрәкәтле табынга әйләнер иде. Ә инде шунда Раббыбызның дине, Ул куйган кануннар хакында сөйләсәк, җыелучыларны намаз укырга, Коръәнне өйрәнергә өндәсәк, хәтта фәрештәләр җыелучылар өчен дога кылыр иде. Аллаһу Тәгалә мондый мәҗлесләр бәрәкәтенә гөнаһларны гафу итәм, дип вәгъдә бирә.
Ә инде табынга хәрам эчемлек куелган, рюмка күтәреп тост әйтелгән мәҗлесләр шайтан туена әйләнә. Анда күмәкләп шайтаннар җыела, алар килгән кешеләр белән бергә өстәлдәге ризыкны ашый, тантана итә. Әйтелгән тостлар изге теләк түгел, ә Аллаһның ләгънәтенә әверелә. Яңа туган сабыйлар өчен, аларның бер, ике, өч яшен билгеләп, ягъни ел саен балаларның туган көнен шешә куеп, эчемлек белән үткәрүләр арта бара. Андый мәҗлесләр – бары тик бәхетсезлек чакыручы, Аллаһны ерагайтучы чаралар.
Һәрбер җыелуны Коръән укып, дога кылып, вәгазьләр сөйләп Аллаһу Тәгалә риза булган мәҗлескә әйләндерергә була. Туганнар, якыннар, кардәшләр җыелганда шуны искә алсак, Аллаһу Тәгалә бу җыелудан риза булса иде дигән ниятне куйсак, күңелләребез иман белән тулыр, аралар якынаер, догалар кабул булыр, яшәешебез ямьләнер иде.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

sparklogic.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: