Барлык яңалыклар

Мөхәррәм - Аллаһның ае

Бөек Раббыбызга чиксез шөкерләр булсын, мөселман календаренең уникенче ае – Зөлхиҗҗә 6 июльдә тәмамлана.

Мөхәррәм - Аллаһның ае
Мөхәррәм - Аллаһның ае


Бөек Раббыбызга чиксез шөкерләр булсын, мөселман календаренең уникенче ае – Зөлхиҗҗә 6 июльдә тәмамлана. Бу айда берничә миллион мөселман изге гамәлен үтәп үзләре яшәгән җирләргә кайтты. Быелгы хаҗ аеруча эссе вакытка туры килде, термометр баганасы илледән дә өскә күтәрелгән көннәр булды. Шуңа карамастан, мөселманнар хаҗ гыйбадәтен җиренә җиткереп үтәргә тырышты, бу гыйбадәтне зәңгәр экран һәм интернет аша бөтен галәм күзәтте.
Инде елның соңгы аен озатып Яңа 1446 елга аяк басабыз. Тәүге ай булып саналган Мөхәррәм - “Аллаһның ае” дигән исемне алган. Аңа бу исемне сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) биргән.
Бу айда гөнаһлар кылу тыела, чөнки аларга башка айлардан күбрәк гөнаһ языла. Шулай ук Мөхәррәм аенда дошманнарга сугыш игълан итү тыелган. Шушы айда шайтанга ягъни Иблискә җәннәт хәрам кылынган. Мөселманнар бу айда гөнаһлардан ныграк тыелырга, күбрәк изгелек кылырга тырыша. Мөхәррәм исеменең мәгънәсе дә гарәп телендә “тыелган” дигәнне аңлата.
Күп пәйгамбәрләрнең олы сынаулардан – бәла-казалардан котылуы шушы айның унынчы көненә – Гашүрә көненә туры килә.
Мөселман календаренең Мөхәррәм ае белән башлануы сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләлааһу гәләйһи үә сәлләмнең сахабәләр белән Мәккәдән Мәдинәгә күчүе белән бәйле. Һиҗрәт -күченү белән бәйле булганлыктан, аны һиҗри ел исәбе дип атадылар. Бу тәкъдимне бөек хәлифә Гомәр ибн Хаттаб кертте. Ул христиан календареннан ун яисә унбер көнгә кыскарак булуы сәбәпле ел әйләнәсенә күчеп йөри, ягъни ай календаре белән туры килә.
Димәк, 1446 ел элек Аллаһның соңгы һәм сөекле Илчесе (с.г.с.) һәм иң якын дусты, сахабәсе Әбүбәкерне (р.г.) Мәдинәдәге мөселманнар шәһәр читенә чыгып көтеп каршы алды. Аннары Мәккәдән берничә дистә сахабә бирегә күченде. Әнә шулай беренче ислам дәүләте барлыкка килде һәм аннан ул бөтен гарәп ярымутравына таралды.
Аллаһның Илчесе (с.г.с.) Мәккә шәһәрендә 13 ел кешеләрне, бирегә килгән хаҗ кылучыларны (алар әлбәттә хаҗларын потларга табынып кыла иде) иманга, бер Аллаһу Тәгаләгә гыйбадәт кылырга чакырды. Димәк, аңа (с.г.с.) беренче аятьләр иңүгә 1459 ел була. Атабыз Адәм гәләйһиссәләмнән алып бүгенге көнгә кадәр яшәүче динебез бердәнбер, хак дин. Аның хаклыгын раслап, 124 меңнән артык пәйгамбәр, 315 илче килде. Аларның һәрберсе “Ләәәә иләәһә илләллааһ” (Аллаһтан башка иләһ-табыныр зат юк) дип бер Аллаһка иман китерергә чакырды, намаз укыды, ураза тотты, зәкят түләде, хаҗ кылды. Фәкать шәригатьтә генә, ягъни намазлар саны, зәкят күләме кебек нәрсәләрдә аерма булды.
“Өммәтем! Өммәтем! Өммәтем!” – дип елаган, өммәте өчен кайгырган, бөтен барлыгын Аллаһның динен таратуга биргән бөек Аллаһ Илчесе Мүхәммәд салләлааһу гәләйһи үә сәлләмнең өммәтендә булу – бө дөньяда иң зур дәрәҗә. шул олы нигъмәтнең кадерен белеп, чын мөселман булу, иманда яшәп иман белән дөньядан китү өчен бөтен тырышлыгыбызны салсак иде. Һиҗри Яңа елыбыз Аллаһуга һәм Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) якынаюда нәтиҗәле булсын.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: