Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
26 гыйнвар , 20:20

Тәһарәт дөрес булмагач...

Соңгы вакытта олы яшьтәге хатын-кызларның озын тырнаклар үстереп, аларны буяп, керфек ялгап йөрүенә хәйран калам...

https://mycrazystars.rul Тәһарәт дөрес булмагач...
Тәһарәт дөрес булмагач...https://mycrazystars.rul

Сорау. Соңгы вакытта олы яшьтәге хатын-кызларның озын тырнаклар үстереп, аларны буяп, керфек ялгап йөрүенә хәйран калам. Күптән түгел мәчеттә дәресләр бирә башладым. Алтмышны узган бер ханым, инде ничә тапкыр аңлатсам да, ялганган керфекләре белән буялган тырнакларыннан арынырга теләми. Гәзит аша шул хакта аңлатсагыз, күпләр өчен файдалы дәрес булыр иде, дип уйлыйм. Чөнки мондый хатын-кызларның госел-тәһарәте дә дөрес түгел бит. Җавап. Дөрес. Мөгаллимә ханым хаклы рәвештә борчыла. Буялган тырнаклар, ялганган керфекләр белән госел дә, тәһарәт тә дөрес булмый. Андыйлар намаз да, Коръән дә укый алмый. Чөнки хатын-кыз айлыгы беткәннән соң, яисә ире белән якынлык кылганнан соң госел коенырга тиеш. Госел алганда тәннең тары бөртеге хәтле дә урынына су тимичә калмый. Госелсез хатын-кызлар мәчеткә керә алмый. Шәригать кануны шундый. Шул хакта уйланып, гөнаһтан арынсак иде. Бу ханым гыйлем ала-ала үзенең гөнаһларын аңлар, камил тәһарәт алырга өйрәнер. Чөнки күп гөнаһлыф гамәлләр гыйлем җитмәгәнлектән килә.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: