Дөньяда ниләр бар?
11 Октября , 17:02

Сыра бетәме? Башкортстанда аны азрак ясый башладылар

Тугыз ай эчендә республикада 24,3 млн декалитр сыра җитештергәннәр. Бу узган ел белән чагыштырганда 2,3 процентка кимрәк. Әлеге мәгълүмат белән Алкоголь һәм тәмәке базарларын контрольдә тоту буенча федераль хезмәте уртаклашты. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Сыра бетәме? Башкортстанда аны азрак ясый башладыларСыра бетәме? Башкортстанда аны азрак ясый башладылар
Сыра бетәме? Башкортстанда аны азрак ясый башладылар

Башкортстан бу эштә ялгыз түгел. Бөтен Русия буенча сыра продукциясе чыгару минуска киткән — төгәл саннар белән әйтсәк: 0,6 процентка.

Аның каравы, республикада сыралы эчемлекләр җитештерү берьюлы 19 процентка арткан. Аларны 7,05 млн декалитр җитештергәннәр. Ә менә сидр һәм бал сизелерлек кимегән — 26,6% диләр.

Чагыштыру өчен: әле бер ел элек кенә вәзгыять күпкә хәмерлерәк иде — Башкортстанда сыра җитештерү берьюлы 22 процентка үскәне күзәтелде. 

Сыра бетәме? Башкортстанда аны азрак ясый башладылар
Сыра бетәме? Башкортстанда аны азрак ясый башладылар
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас