Дөньяда ниләр бар?
4 Октября , 02:56

101 яшьлек Сара Садыйкова кызы газсыз, таракан тулы фатирда ялгыз яши

Кичә җырчы һәм композитор Сара Садыйкова белән актёр, режиссёр Газиз Айдарскийның бердәнбер кызлары – балерина Әлфия Айдарская янында булдым. Һәм шок хәлендә калдым!

Добавить в предпочтительные источники Google
101 яшьлек Сара Садыйкова кызы газсыз, таракан тулы фатирда ялгыз яши101 яшьлек Сара Садыйкова кызы газсыз, таракан тулы фатирда ялгыз яши
101 яшьлек Сара Садыйкова кызы газсыз, таракан тулы фатирда ялгыз яши

Татарстанның атказанган артисты, данлыклы нәсел дәвамчысы шундый хәлгә калыр дип кем уйлаган... Әлфия апага 101 яшь, һаман да ялгызы яши. Әлбәттә, моны яшәү дип әйтеп булса. Фатирында газны өзгәннәр, әле ярый электр чәйнеге бар, хет кайнар чәй эчә. Кайнар ризык ашау турында әйтмим дә. Тагын әле фатирын таракан баскан, алар бөтен җирдә! Үзе акылында ул, мине күргәч тә "Апас кызы" дип таныды, сөенде.
Әлфия апа бер ханым белән 2021 елда "договор ренты" төзегән. Айга ике тапкыр күренеп китә икән. Күршеләре белән сөйләштем, ул ханым бер югары уку йортында эшли. "Әлфия апаны карарга вакытым юк",- дигән. Ул ханымга үзем дә шалтыраттым, тик телефонны алмады. Соңрак вацап аша аралаштык. "В воскресенье все было нормально. Тараканы штучные, приползают от соседей. Там везде ловушки расставлены. Еда в холодильнике есть. Свежая. И оставьте обвинительный тон. Лучше помогите"- дип язды ул.
Дүрт көнлек ризык "свежая" буламы икән ул, белмим, ләкин суыткычында августта ук срогы чыккан ризык кына бар иде, аларны ташладым. Тараканга килгәндә, алар өере белән, кухняга керә торган түгел... "Лучше помогите" дигәнгә, хәлдән килгәнчә тырышырбыз. Дөресен генә әйткәндә, Әлфия апаның мондый хәлдә икәнен белмәдем. Узган ел Апас якташлар җәмгыяте егетләре ярдәме белән (конкрет алганда Илсур Хәбибуллин) Әлфия апаның фатир ишеген алмаштырдык. Ул агач, бик иске иде. Шуннан соң берничә тапкыр телефоннан сөйләштек, зарланмады. Гомумән, Әлфия апа беркайчан зарланмый, бик мөстәкыйль. Ә монда күршеләре шалтыратты: "Әлфия апага ярдәм кирәк, ул бик авыр хәлдә яши",- диделәр.
Хәзер инде төрле оешмаларга рәсми хатлар әзерлибез, чөнки Әлфия апаны мондый хәлдә яшәтү безнең тарафтан оятсызлык булыр иде. Апас якташлар җәмгыятендәге егет-кызларга рәхмәт, битараф калмадылар. Бүген үк Казанның Вахитов районы админстрациясе эшне контрольгә алды. (Сәгать ярым эчендә берничә служба килде.) Ләкин ТР Мәдәният министрлыгы, Татар дәүләт филормониясе, Казан шәһәре мэриясе дә Әлфия апа турында онытмасыннар иде. Кешене исән чагында кадерли белергә кирәк.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА. 

101 яшьлек Сара Садыйкова кызы газсыз, таракан тулы фатирда ялгыз яши
101 яшьлек Сара Садыйкова кызы газсыз, таракан тулы фатирда ялгыз яши
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас