Дөньяда ниләр бар?
19 Сентября , 08:49

Керфекләрең бигрәк озын, әллә ялгатасыңмы?..

Бу хакта укыгач, керфек үстерергә барганчы йөз дә бер тапкыр уйга батуыгыз ихтимал, гүзәл затлар...

Добавить в предпочтительные источники Google
Керфекләрең бигрәк озын, әллә ялгатасыңмы?..Керфекләрең бигрәк озын, әллә ялгатасыңмы?..
Керфекләрең бигрәк озын, әллә ялгатасыңмы?..

Даими рәвештә керфекләрен үстергән 25 хатын-кызның 24дә микроскоп астында Demodex folliculorum талпаннарын тапканнар. Мондый нәтиҗәләрне катаракталь һәм рефракцион хирургларның Европа җәмгыятенең 44нче конгрессында тәкъдим иттеләр.

Барлыгы медицина галимнәре 16 яшьтән 28 яшькә кадәрге 345 хатын-кыз арасында сораштыру үткәргән. Аларның 47,6% — процедурадан соң кычыту, кызару, күз яшьләре агуына яки башка уңайсызлыкка зарланган. Белгечләр мейбомий бизләренең торышын аерым тикшергәннәр, алар керфекләр янында урнашкан һәм күз яшьләре пленкасының май компонентын бүлеп чыгара, ул күзләрне кибүдән саклый. Процедураны ким дигәндә ун тапкыр узган катнашучылар арасында 85% бу бизләрнең эшчәнлеге бозылу билгеләре ачыкланган.

Керфекләрне микроскопик тикшерү вакытында салоннарның 25 даими клиентларының 24 кеше май белән тукланучы Demodex folliculorum таптылар. 18 хатын-кызның шулай ук күз кабаклары кычыткан, кызарган, шешенгән, керфекләре ябышкан һәм аларның төбендәге тиреләре кабарган.

Фото: LIFE. 

Керфекләрең бигрәк озын, әллә ялгатасыңмы?..
Керфекләрең бигрәк озын, әллә ялгатасыңмы?..
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас