

Хәер, дөмә сукыр күрәзәче вафатыннан соң шактый вакытлар узды, күпме сулар акты, дигәндәй. Шулай да интернет киңлекләрендә әледән-әле янәсе Ванга әйтеп калдырган фаразлар, сүзләр калкып чыга...
Көн туса — бер яңалык, кем әйтмешли. Хәзер 2027 елда Дөнья бетәчәк... Имеш, моңа Ватиканда табылган документлар да раслау булып тора икән.
Ярый, 2012-13нче елларда да Майя календаре буенча Дөнья бетәчәген көтте бит халык. Истә калган әле, без — бала-чагалар олыларның кибет киштәләрендә өелеп яткан шәмнәрне ябырылып алуларына шакката идек. Исән калырга теләгәннәрдер инде үзләренчә. Өстәвенә, күңелләргә шомлы хис тудырып бу хакта үзәк федераль телеканал дикторлары да берсеннән-берсе узышып яңалыклар чыгарылышында сөйләнеп утырулары...
Ә иң хәтердә сакланганы: бер туган тиешле абзый «салметдин» баштан төнге күк йөзендә үзгәрешләр күрүе хакында бәйнә-бәйнә тәфсилләп сөйләгәне. Ышаныплар тыңлый идек, җитмәсә! Мөгаен, исерек баштан, күк йөзендә самолет эзен, я булмаса йолдызлар атылуы, дип аталган звездопадны күргән булгандыр...
Ә сез мондый хәбәрләргә ышанасызмы?
Фото: horoscopes.rambler.ru.