Дөньяда ниләр бар?
5 Сентября , 13:00

Шәп-шәрә килеш кибеткә барган

Кая бара замана! Җә Ходай! 

Шәп-шәрә килеш кибеткә барганШәп-шәрә килеш кибеткә барган
Шәп-шәрә килеш кибеткә барган

Мәскәүдә популяр блогер Анастасия Брагина инәдән тума шәрә килеш кибеткә барган, урамнар буйлап йөргән. 

Урам буйлап барганда җитмәсә очраган халык белән аралашкан, кибеткә кереп печенье алган.

Анастасия — тумышы белән Пермь ягыннан икән. Аңа 22 яшь! «Түбәсе киткән» туташны полиция тоткарлаган, диләр... Шәрә йөрүенең сәбәбен ул «чикләрне бетерергә» теләге белән аңлаткан. Әйе шул, оятсызлыкның чиге юк, диләр. Хак булуына инанмыйча да булмый менә! 

Анастасия бу хәлгә кадәр рухи яктан агару теләге белән вокзалда да яшәп алган булган... Аннары мәчесен дә рухи юлга бастыру ниятеннән чыгып урманга алып барып ташлаган булган... 

Рухы сафлангандыр инде...

Шәп-шәрә килеш кибеткә барган
Шәп-шәрә килеш кибеткә барган
Шәп-шәрә килеш кибеткә барган
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас