Һиндстанның Бихар штатында яшәүчеләрне Тибет һәм Непалдан ташу китергән таныш булмаган балыкны ашамаска чакырганнар.
Штатның балыкчылык, сөт хуҗалыгы һәм терлекчелек департаменты 1 сентябрьдә шундый мөрәҗәгать белән чыккан. Ведомствода билгеләвенчә, Непалда җимергеч су басу аркасында Гандак елгасына җирле халыкка билгеле булмаган бик күп балык эләккән.
Хакимият вәкилләре күрше илдән килгән балык агулы булырга мөмкин, чөнки ул су басудан соң озак вакыт агынты сулар, хайван калдыклары һәм башка зарарлы субстанцияләр белән пычранган суда булган. Аерым алганда, Гандак елгасында сирәк очраучы һинд багарийлары — озынлыгы ике метрга кадәр җиткән эре җәеннәр барлыкка килгән. Берничә кеше бу балыкны ашаганнан соң агулану билгеләре белән табибларга мөрәҗәгать иткән инде.
Каза уйламаганда-көтмәгәндә килә шул...