Дөньяда ниләр бар?
3 Сентября , 10:02

Хәвефле фаразлар

Галимнәр җир йөзендә яшәүче кешеләрнең күнегелгән тормышы 2100 нче елга сизелеп үзгәрәчәк дип кисәтәләр.

Хәвефле фаразларХәвефле фаразлар
Хәвефле фаразлар

Галимнәр җир йөзендә яшәүче кешеләрнең күнегелгән тормышы 2100 нче елга сизелеп үзгәрәчәк дип кисәтәләр. Җирдәге тиз үзгәрүчән тирә-як мохитнең гасыр ахырына глобаль һәлакәткә китерүе мөмкин, ди алар.

            Соңгы дистә еллар эчендә галимнәр планетабыз климаты үзгәрүенең җимергеч нәтиҗәләр китерү куркынычы хакында борчылуларын даими белдереп кенә торалар. 2023 елда 161 илдән 15 мең галим  кул куйган мәкалә дөнья күргән. Анда экологик коллапаска таба якынлашуыбыз сәбәпле Җир планетасындагы тереклеккә куркыныч янавы хакында кисәтәләр. «Без галимнәрне, кризислар турында чын хакыйкатьне  җәмәгатьчелеккә җиткерүне сорыйлар.  Дөреслек шунда ки, безне экстремаль һава торышы күренешләре  тирән тетрәндерә. Без бүген аяк баскан билгесез территориядән куркабыз», —дип чаң кага тикшеренүчеләр.

            Галимнәр ни фаразлый? Дөньяның иң эре төбәкләре өчен хәл-вакыйгалар куркыныч һәм идарә итеп булмастай төс алачак. Чөнки гасыр ахырына Җир шары, хәтта атмосферага калдыклар бүлеп чыгару буенча бурычлар үтәлгән хәлдә дә, 2,6 градуска кадәр җылыначак. «Без түзеп булмастай эсселек, табигатьнең ешайганнан-ешайган экстремаль күренешләре, азык-төлек һәм эчәр су җитешмәве, диңгез өслекләренең күтәрелүе, яңа авырулар, шулай ук социаль чуалышлар һәм геосәяси конфликтлар үсүенә бәйле коллапс куркынычы турында кисәбез»,—ди галимнәр. Нүжәли, ахырзаман шулай итеп якынлаша?.. 

 

Фото: belowclouds.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас