

Америка галимнәре дөньяда бәбиләр тууы буенча тикшеренүләр үткәргәннән соң, быел, ягъни 2026 елда, тарихта беренче тапкыр халык саны тергезелү дәрәҗәсенең түбән төшүен билгеләгәннәр.
АКШ галимнәре раславынча, бүгенге көндә тууның глобаль күрсәткече бер хатынга 2,2 һәм аннан да азрак бала туры килә. «Безгә билгеле булуынча, мондый хәл бер сугыш вакытында да, бер пандемия вакытында да булмаган», дип яза тикшеренүчеләр.
Туым кимүе бөтен Җир шары буенча: ярлы илләрдә дә, бай илләрдә дә бара. Хәтта Африкада Сахарадан көньякка таба тууымның тиз түбәнәюе күзәтелә икән.
Әгәр киләчәктә бу күренеш сакланса, Җирдә яшәүче кешеләр саны 2056 елга үзенең иң югары ноктасына — 9 млрд.-ка җитәчәк һәм шуннан соң кими башлаячак, дип фаразлый тикшеренүчеләр. Ә БМО 2080 еллар уртасында Җир йөзендә яшәүчеләр саны 10,3 млрд.-ка җитәчәк дип фаразлаган булган.
Фото: vkcyprus.com