

Ул артык симерүдән корсагы үсә дип санаган. Нәтиҗәдә, хатын-кыз баласын җиде ай аналыктан читтә йөртә — сабый корсак куышлыгында, эчәк элмәкләре арасында урнаша... Күпчелек очракта мондый йөклелекләр кайгылы тәмамлана - хатын-кызны һәм баланы коткарып кала алмыйлар. Ләкин бу юлы барысы да әйбәт булган. Пациент ханым кыз бала тапкан, ләкин аннан соң медицина учреждениесендә үк нарасыеннан баш тарткан.
Гаҗәеп хәлне Новосибирск өлкә клиник хастаханәсенең акушерлык стационары җитәкчесе Елена Серебренникова шәрехләде, ул бу очрак белән шөгыльләнгән. "Кагыйдә буларак, болар барысы да зур кан югалтулар белән тәмамлана - әни кеше үлә", - дип билгеләде доктор.
Сабыйга Ангелина, дигән исем кушканнар. Вакытыннан алда туганлыгын һәм кило ярым авырлыкта булган.
Фото: Pinterest.