Бразилиянең Жоинвили шәһәрендә елдан артык үзен кечкенә кыз итеп күрсәткән 37 яшьлек хатын-кызны кулга алганнар.
Мошенник үзен Габриэле дип атый. Башта ул җирле чиркәүгә килә һәм үзен башка штаттан шәфкатьсез ата-аналардан качкан бала, дип белдерә. Мәхәллә кешеләре «кыз "ның хәленә кергән, ә бер гаилә аны үзенә сыендырган һәм үз баласы кебек кабул иткән.
Габриэле, ни өчен олы кыяфәтле булуын аңлатып, аутизм һәм башка авырулар белән интегәм дип ышандырган, шулай ук балачакта гормоннар кабул итәргә мәҗбүр иттеләр, дип әйтә. Хатын-кыз чит гаиләдә 14 ай яшәгән һәм балаларча тотышын имитацияләгән. Йоклар өчен ул һәрвакыт шешә һәм яраткан юрганын сорап тинтерәткән, төннәрен чинап елаган. Мәктәпкә йөрүдән баш тарткан. Ул тәрбиягә алган гаиләсен анда аны көчләүче әтисе җиңел табачагына ышандыра. Габриэланы шулкадәр яратканнар ки, аның «унике яшьлек» хөрмәтенә бәйрәм оештырганнар, аңа симерүдән дарулар сатып алганнар һәм аны рәсми рәвештә кызлыкка алырга теләгәннәр.
Ялган гаиләнең бер туганы ярдәмендә ачылган. Ул шикләнә һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, Габриэленың тәҗрибәле мошенник булуы ачыкланган. Аның мошенник схемасы буенча ил буйлап бик күп гаиләләр каза күргән. Хәзер ул хөкем карары көтә.
Ике йөзле генә түгел, бик оятсыз да зат!